Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларның һәрнәрсәгә аларның үз фикере бар (сораштыру)

Алар фея булырга, пистолеттан атышып уйнарга яраталар, әкиятләргә ышаналар, чәчәккә кунган күбәләккә чын күңелдән шатланалар, уенчыкларын алсаң, елап та җибәрәләр... Әйе, бу - безнең балаларыбыз. Бездән, олылардан аермалы буларак, дөньяны алар бөтенләй башкача күрәләр, кечкенә булсалар да, һәрнәрсәгә аларның үз фикере бар.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче Динә (5 яшь), Галия (5 яшь) һәм Рәсүл (5 яшь) белән әңгәмә кордык.

- Әйтегез әле, бала булуы рәхәтме?

Динә: Бала булу авыр, көне буе уйнарга, аннары уенчыкларны җыештырып куярга, ботка ашарга кирәк.

Галия: Бала булу рәхәт. Сине барысы да яраталар, нәрсә телисең, шуны сатып алалар.

Рәсүл: Әйе-е.

-Үскәч кем булырга хыялланасыз?

Динә: Табиб буласым килә, чөнки безнең гаиләдә табиблар юк.

Галия: Ә мин әнием шикелле инглиз теле укытучысы булачакмын.

Рәсүл: Минем начар кешеләрне тота торган полицейский буласым килә.

-Җәй көне кая барыр идегез?

Динә: Мәскәүгә, андагы сүнми торган утны (мәңгелек ут.-авт.) күрәсем килә.

Галия: Минем Казанга барасым килә, анда булганым бар инде, миңа бик ошады.

Рәсүл: Мин кибетләрдә, кафеларда йөрергә Америкага барыр идем.

-Сез ничек уйлыйсыз, балаларга көнгә ничә сәгать телевизор карарга ярый?

Динә: Көне буе инде...

Галия: Телевизорны озак карасаң, күзең начар күрә башлый, күзлек киеп йөрисе була.

Рәсүл: Ярты көн генә карарга ярый.

-Кәефегез начар булганда нишлисез?

Динә: Күңелле вакытларны искә төшереп, кәефемне күтәрергә тырышам.

Галия: Мин рәсем ясыйм.

Рәсүл: Кәефем начар булганда, мин гел усал. Әгәр уйнарга телефон бирсәләр, елмаеп җибәрәм.

-Балалар әти-әниләрен тыңламасалар, җәза бирергә кирәкме?

Динә: Кирәк. Тәртипсезләнсәләр, 2-3 мәртәбә җәза бирергә була.

Галия: Юк, кирәкми.

Рәсүл: Әти-әниләргә, балалары нәрсә кушса, шуны эшләргә кирәк. Шул вакытта балалар да тыңлаучан булачак, җәза дә бирәсе булмый.

-Әгәр тылсымчыны очратсагыз нәрсә сорар идегез?

Динә: Әнигә - Лимузин.

Галия: Матур картина.

Рәсүл: Үземә күп итеп суфле.

-Нәрсә эшләргә өйрәнәсегез килә?

Динә: Баш белән йөрергә.

Галия: Минем язарга өйрәнәсем килә.

Рәсүл: Сальто ясарга өйрәнер идем.

-Әйтегез әле, нишләп кешеләр авырый?

Динә: Урамда башларына кимичә йөргәнгә.

Галия: Шарф такмаганга...

Рәсүл: Кешеләргә чирне маска кимичә йөргән башка авыру кешеләр йоктыра.

- Нәрсә яратасыз?

Динә: Мармелад.

Галия: Әнигә булышырга, кечкенә энем белән уйнарга яратам.

Рәсүл: Телефон белән уйнарга яратам. Тик миңа аны нишләптер бик сирәк бирәләр.

-Балалар, сезнеңчә кояш нәрсә ул?

Динә: Кояш - якты ут.

Галия: Яктылык.

Рәсүл: Кояш - ул шатлык.

Менә шундый әңгәмә... Моннан чыгып, нәтиҗә ясарга була: беренчедән, картлык көнебез өчен кайгырасы юк, дәвалаучы табиб та, җинаятьчеләрдән саклаучы полицейский да, оныкларыбызны укытырга укытучы да булачак. Икенчедән, барлык чирләр дә башка кимичә йөргәннән генә, димәк, киенеп йөрсәк, беркайчан да чирләмәячәкбез. Ә мин тиздән Лимузинда йөрермен дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев