Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабаема баргач

Беркөнне әби белән бабаема баргач, өстәлдәге гаилә фотоальбомына күзем төшеп, аны кулыма алдым. Альбом эченнән бер фоторәсем идәнгә төшеп китте. Яныма килеп баскан Марат бабам җитезрәк булды - иске фоторәсемне алып, кире миңа бирде дә, түбәндәгеләрне сөйләде. Фоторәсемдә - Балыклы авылыннан Гайфетдиновлар гаиләсе. Минем булачак әбием Фирая (аңа 4-5 яшьләрдер),...

Беркөнне әби белән бабаема баргач, өстәлдәге гаилә фотоальбомына күзем төшеп, аны кулыма алдым. Альбом эченнән бер фоторәсем идәнгә төшеп китте. Яныма килеп баскан Марат бабам җитезрәк булды - иске фоторәсемне алып, кире миңа бирде дә, түбәндәгеләрне сөйләде.

Фоторәсемдә - Балыклы авылыннан Гайфетдиновлар гаиләсе. Минем булачак әбием Фирая (аңа 4-5 яшьләрдер), әби-бабасы, аларның бердәнбер кызлары Диләфрүз.

Сугыш башланыр алдыннан бу гаилә бик тә нык гаиләләрдән исәпләнгән. Аларның җиткән дүрт улы һәм бер кызлары була. Сугыш башлангач, уллары берсе артыннан берсе яу кырына китеп, хәбәрсез югалалар. Бу вакытта фоторәсемдәге Диләфрүзгә 25 яшь була. Аны сугыш алдыннан гына кияүгә чыгарга сорап киләләр, әмма хыяллар челпәрәмә килә. Диләфрүз җилкәсенә тормышның барлык авырлыгы төшә: үгез җигеп, җир сукалау, урман кисү, окоп казу дисеңме... Ә өйдә карт белән карчык, кечкенә бала. Сугыш тәмамлангач та, аны кияүгә сорап килүчеләр күп була, әмма ул якыннарын ташлап китми. Ләкин барыбер Самат исемле бик әйбәт кешегә кияүгә чыгарга насыйп була аңа. Кызганыч, аларның балалары булмый. Һәм алар минем әбиемне - фоторәсемдәге кечкенә Фираяны үзенеке итеп яздырып, үстереп, олы юлга озаталар.

Әбиемнең үз әнисенең дә тормыш юлы катлаулы, авыр була. Ул да кызын ташламаган, гел кайтып, аралашып яшәгән.

Фоторәсем 1945-1946 елларда төшерелгән булгандыр. Әби белән бабайның йөзләре моңсу, аларны хәсрәт баскан. Кайгы, авырлыклар кичергәннәре күренеп тора. Ә фоторәсемдәге кызчык әтисе сугышка китеп, сигез ай узгач, май аенда дөньяга килә. Газиз әтисе аның туачагын да белми кала.

Шулай итеп, быел май аенда Фирая әбиемә 75 яшь тулды. Үз гомерендә аңа да күп авырлыклар күрергә туры килгән. Әмма ул сыгылмаган, тормышның иң ачы вакытларында да бирешмәгән. Мин аңа сокланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев