Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылымның изге урыннары

Туган авылым Югары Өскебаш яныннан агучы инешкә тирә-яктан агымсулар килеп кушылмый. Аның төньяк-көнбатышында, урман буенда, җир астыннан бик күп чишмәләр бәреп чыга. Шуңа күрә халык бу якны коелар башы, авылыбызны су башы, диләр. Авылга килеп җиткәндә су шактый ишәя. Күз явын алып, зөбәрҗәттәй елтыраган, эреле-ваклы чуерташлы саф суы сай гына...

Туган авылым Югары Өскебаш яныннан агучы инешкә тирә-яктан агымсулар килеп кушылмый. Аның төньяк-көнбатышында, урман буенда, җир астыннан бик күп чишмәләр бәреп чыга. Шуңа күрә халык бу якны коелар башы, авылыбызны су башы, диләр.

Авылга килеп җиткәндә су шактый ишәя. Күз явын алып, зөбәрҗәттәй елтыраган, эреле-ваклы чуерташлы саф суы сай гына инешкә әверелә, бездән түбәнгәрәк урнашкан авылларга таба агуын дәвам итә. Шундый авылларның берсе янәшәбездә -Битләнгер, без аны Аксыбы дип йөрибез. Сайрак елгадан өстәрәк, калкулыкта, мул сулы изге әүлия чишмәсе бар.

...Җәйнең гаҗәеп бер кояшлы көнендә - әйләнә-тирә шау чәчәккә күмелеп, моңлы сайрар кошлар гөлдән-гөлгә кунып сайрап торган бер мәлдә әнием белән бу чишмәгә килә идек. Әнием хуш исле, ал төстәге "Земляничное" сабынын ала, шуның белән юынып, тәмле суын эчеп, әрвахлар рухына ниятләп намаз укый. Чөнки елганың икенче ягында - тау башында, шушы авыл кешеләренең җәсәде җирләнгән зират. Әниемнең бу тарихи чал гасырлы чишмә хакында сөйләгәне хәтеремә уелып калган. Бу урында Аксуфый исемле бер мосафир юлаучы җирләнгән. Авыл атамасы да безнең көннәргә Аксыбы булып шуннан килеп ирешкәндер, бәлки. Аның хөрмәтенә халык бу чишмәне Изгеләр чишмәсе дип йөртә. Шуңа күрә бу чишмәнең йомшак, тәмле суын эчкәннәр тәненә сихәт, күңеленә тынычлык ала. Ул елларда бу чишмә ачык яланда, әйләнә-тирәсе дару үләне - бөтнек белән генә уратып алынган иде. Менә күп еллар авыл халкы чишмәне чистартып, карап тора.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев