Авылымның истәлекле урыннары
Кемнеңдер туган авылы тау башына салынган. Ә менә безнең авыл тау астына урнашкан. Шушы кечкенә генә калкулыкны авылым халкы тау дип йөртә. Аның исеме дә бар - Нәҗми тавы. Бу тауның үзенә күрә тарихы да билгеле. Элекке заманнарда таулар текә булганнар. Нәҗми исемле кеше аты белән кайтканда буран чыга. Күз...
Кемнеңдер туган авылы тау башына салынган. Ә менә безнең авыл тау астына урнашкан. Шушы кечкенә генә калкулыкны авылым халкы тау дип йөртә. Аның исеме дә бар - Нәҗми тавы. Бу тауның үзенә күрә тарихы да билгеле. Элекке заманнарда таулар текә булганнар. Нәҗми исемле кеше аты белән кайтканда буран чыга. Күз күрмәслек буранда ул аты белән текә таудан егылып төшеп вафат була. Аның хөрмәтенә бу тауны "Нәҗми тавы" дип йөртә башлаганнар.
Нәҗми тавы итәгендә тешләрне камаштырырлык салкын, тәмле сулы ике чишмә бар. Аның берсе Авыл чишмәсе. Әле йортларга су кермәгән, колонкалар булмаган заманнардан ук, бу чишмәгә су алырга килүчеләр өзелми. Юлаучылар туктап, әлеге чишмә янында ял итеп китәләр. Күптән түгел бу чишмәгә авылыбыздан чыккан табиб-терапевт Фарис Галләмов икенче сулыш өрде. Аның тырышлыгы белән чишмә яңартылды, яңа бизәлеш алды. Гомере буе шушы чишмәгә суга йөргән, күп еллар элек вафат булган Фарис абыйның әнисе хөрмәтенә чишмә хәзер "Зөлфәрит чишмәсе" дип йөртелә. Ел саен матур җәй кичендә авыл халкы белән берлектә чишмә буенда "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе гөрләп уза.
Нәҗми тавы итәгендәге икенче чишмә "Зәлифә чишмәсе" дип атала. Элек бу чишмәне Ибәтулла исемле кеше казыган. Ул картайгач, аны улы Ярулла карап торган. Шуңа күрә аны "Ярый коесы" дип йөртә башлаганнар. Ярулланың вафатыннан соң бу чишмәне караучы булмаган. Аның алдагы тарихы бүгенге көнгә килеп тоташа. 25-30 еллар элек Күкшел авылына Зәлифә исемле килен төшә. Ул мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Укучыларның, авылдашларның хөрмәтенә ирешә. Матур гына яшәгәндә, Зәлифә бик каты авырый башлый. Аның тормышы өчен көрәш башлана. Тормыш иптәше Раниф: "Әгәр Зәлифә терелсә, шушы чишмәне яңартыр идем", - дип сүз бирә. Ләкин Зәлифә савыга алмый, Казан дәваханәсендә вафат була. Шулай да Раниф сүзендә тора, чишмәне яңарта, матурлый. Зәлифә чишмәсенең суы авылның иң кадерле сыйларыннан берсе. Монда бүген гашыйклар очраша, бер-берсенә вәгъдәләр бирешә. Бу чишмәнең вакыйгасы киләчәк буыннарга үзенең бәетләре белән барып ирешер:
Пар канатлар кебек пар идегез,
Гасырларга җитеп агар чишмәң,
Сокландылар сезгә бик күпләр.
Әйтерсең лә, гомерең дәвамы.
Никләр генә гомерең кыска булды?
Сөюләргә һәйкәл булып тора
Оҗмах сиңа ачсын ишекләр.
Зәлифәнең чишмә дивары.
Яз көнендә Нәҗми тавы үзенең челтерәп аккан чишмәләре белән бик мәхәббәтле төс ала. Хәзер бу тау битендә мәктәп укучылары утырткан агачлар үсеп җитте. Киләчәктә бу тау бите урманга әйләнгәч, кем белә, бәлки ул урманны "Нәҗми урманы" дип йөртә башларлар. Ә хәзергә көз һәм яз көннәрендә авыл өстенә армияга китүче егетләрнең моңлы тавышы тарала:
Сау бул, Күкшел,
Сау бул, Күкшел,
Нәҗми тауларың белән.
Армиягә китсәң иде,
Сөйгән ярларың белән.
Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев