22 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чуллы авылы сулы булды(+фото)
Тау астына урнашкан матур табигатьле Чуллы кышкы аклыкка күмелеп, тыныч кына гомер кичерә. Әлеге төбәк безгә итекчеләре, кое казучылары белән билгеле. Тырыш, шул ук вакытта тыйнак кешеләр яши биредә. Чуллыларның бүген сөенеп, чын күңелдән шатланып йөргән көннәре. Ник дигәндә, "Чиста су программасы нигезендә һәр йортта краннардан чип-чиста, сыйфатлы, саф су...
-
РДКга артистлар килмәгән очракта тамашачыларны алдан кисәтсеннәр иде
Район Мәдәният йортына кала артистлары еш килеп тора. Мин дә мөмкинлегем булган саен, бераз ял итеп кайтырмын дип, концерларга билет алам. Әле күптән түгел генә Габделфәт Сафин, Рамил Шәрәпов концертлары да булырга тиеш иде. Әмма безне кап-караңгы фойе каршы алды. Баксаң, билетлар аз сатылу сәбәпле, артистлар килмәгәннәр икән. Күңелсезләнеп кайтып...
-
Беләсем килә
Балаларны югары уку йортларында бюджет исәбенә укытуның булуы - әйбәт күренеш. Безнең районда да бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларны тулыландыру максатында яшьләрне укырга җибәрү өчен юлламалар биреләдер бит. Мәсәлән, киләсе елда район мәгариф идарәсе тарафыннан ничә балага юллама биреләчәк? Дәваханәдә, банкларда бу эш ничек тора икән? Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН, пенсионер, Кукмара
-
Төркия авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган
Airbus A330 очкычы төркиянең Turkish Airlines авиакомпаниясенә караган. Аның Нью-Йорктан Истанбулга очышы булган. Шартлау куркынычы турында хәбәр ителгәч, самолет Галифакс шәһәре аэропортына төшеп утырган. Пассажирлар зыян күрмәгән, дип хәбәр итә "Газета. ru". Гадәттән тыш хәл булган урында коткару хезмәтләре эшли. чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51222-shartlau-kurkyinyichyi-bulgan-samolet-tiz-arada-t%D3%A9shep-utyirgan.html
-
Олыгайган саен күңелдә яшьлек еллары аеруча күп яңара
Олыгайган саен күңелдә үткәннәр, яшьлек еллары, төрле вакыйгалар яңара. Бервакыт дәрестә кызыклы һәм сабак алырдай хәл булганы истә, газета укучыларга шул очракны сөйләп бирергә ниятләдем әле. Кичке мәктәптә чыгарылыш сыйныфында укыган чор - 1965 ел иде бу. Сыйныфта 24 эшче яшьләр белем ала, олырак яшьтәгеләр дә бар. Мәктәп директоры, мөхтәрәм...
-
Кыш килергә ашыкмый
Алдагы көннәрдә тотрыксыз һава торышы хакимлеген дәвам иттерәчәк. Һава температурасы 3 градус җылы чамасында тагын берничә көн сакланачак әле, ди синоптиклар. Сишәмбе көнне, мәсәлән, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак, диелә. Чәршәмбегә каршы төндә 6 градуска кадәр суытса да, көндез 2...
-
Йөк машинасы пенсионерның өстеннән чыккан
Һәлакәт 20 ноябрьдә, Яңа Савин районында көпә-көндез булган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз юл аркылы светофорның кызыл төсе янганда йөгереп чыккан һәм авыр йөк машинасының тәгәрмәче астында калган.Әлеге хәлне узып баручы машинаның видеотеркәгече төшереп алган. Аннан күренгәнчә, җәяүлене машина йөртүче күрми дә калган. Шуңа да ул аны таптап чыккач та юлын дәвам...
-
Мәчкәрә клубында "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дигән кичә узды
Мәчкәрә авылы клубында ялгызакларны кавыштыру нияте белән "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чарага олыгаеп килгән көннәрендә парсыз калган ирләр һәм хатын-кызлар чакырылды. Очрашу "Назалы", "Чүпләмле" кебек милли уеннар, яшьлек чоры җыр-биюләре белән эчкерсез, күңелле мохиттә узды. Җанлы, җылы әңгәмә-сөйләшүләр чәйле табын артында дәвам итте, дип хәбәр...
-
Авылымның истәлекле урыннары
Кемнеңдер туган авылы тау башына салынган. Ә менә безнең авыл тау астына урнашкан. Шушы кечкенә генә калкулыкны авылым халкы тау дип йөртә. Аның исеме дә бар - Нәҗми тавы. Бу тауның үзенә күрә тарихы да билгеле. Элекке заманнарда таулар текә булганнар. Нәҗми исемле кеше аты белән кайтканда буран чыга. Күз...
-
Идәнне кайчан юасы?
Район үзәк дәваханәсендә йөрәкнең кардиограммасын яздыру өчен шактый гына чиратта торырга туры килде. Чиратым килеп җитте, дигәндә генә, кабинетка чиләк-чүпрәк тоткан техник хезмәткәр кереп китте. Башта идән юалар, аннан бүлмәне җилләтәбез, дип, халыкны кабул итүне 15-20 минутка туктатып тордылар. Идәнне эш сәгатеннән соң, я төшке аш вакытында юып булмыймы соң...