Атым белән җайлап кайтып җиттек
1960 елның язы. Ирек кушаматлы атны җигеп, урман аша Чарлыга ягулык-майлау складына киттем. Иртән салкынча, юл бераз ныгыган. Мичкә салган чана җиңел бара. Складка тиз барып җиттек. Мичкәгә 200 литр солярка тутырып, инде кайтыр юлга кузгалдык. Кояш югары күтәрелеп, көнне җылытып җибәргән иде. Юл да йомшарган. Атым басуга чыга торган...
1960 елның язы. Ирек кушаматлы атны җигеп, урман аша Чарлыга ягулык-майлау складына киттем. Иртән салкынча, юл бераз ныгыган. Мичкә салган чана җиңел бара. Складка тиз барып җиттек. Мичкәгә 200 литр солярка тутырып, инде кайтыр юлга кузгалдык. Кояш югары күтәрелеп, көнне җылытып җибәргән иде. Юл да йомшарган. Атым басуга чыга торган урман үрен җиңел менде. Ни тамаша бу: үзәнне иңләп кар суы ага! Авыр йөк белән бу үзәнне кичү турында уйлыйсы да юк. Атны яр читендә туктатып, чанадан төштем. Инде нишләргә дип уйларга өлгерә алмадым, атым суга кереп китте. Корсагыннан су ерып бара.Чана авышып, мичкәм суга төшеп каплана дигәндә генә, атым исән-сау каршы якка чыгып туктады. Җилпенеп алганнан соң, минем якка карап, әкрен генә кешнәп куйды. Инде үземә ни эшләргә? Тирән карга бата-чума чыгардай урын эзләп киттем. Йә, Раббым, үзән аша ауган агач күренде, шул агач буйлап үрмәләп чыктым. Дилбегәне кулыма алып, чанага басуыма, ат кузгалып китте. Җайлап кайтып җиттек.
Мансур ХӘСӘНОВ,
Татар Толлысы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев