Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

21нче ел балалары (булган хәл)

Ачтан шешенгән балаларын кызганудан Мәүгыйдәнең йөрәгеннән, әйтерсең, әрнеп-сызлап кан саркый. Балалары кечкенә түгел инде. Олысы Гарифә буй җитеп килә. Быел унҗиденче яше китте. Зурлар белән беррәттән эшли. Аннан кечерәк Хәнифә уникенче яше белән бара. Уллары Габделәхәт белән Галиәхмәткә ун һәм сигез яшь. Әйе, тормышны аңларлык инде алар. Тик ачлыкны һич...

Ачтан шешенгән балаларын кызганудан Мәүгыйдәнең йөрәгеннән, әйтерсең, әрнеп-сызлап кан саркый.

Балалары кечкенә түгел инде. Олысы Гарифә буй җитеп килә. Быел унҗиденче яше китте. Зурлар белән беррәттән эшли. Аннан кечерәк Хәнифә уникенче яше белән бара. Уллары Габделәхәт белән Галиәхмәткә ун һәм сигез яшь. Әйе, тормышны аңларлык инде алар. Тик ачлыкны һич аңларга теләмиләр шул. Бигрәк тә иң кечесе, Галиәхмәте. Алабута ипиен ашый алмыйм дип, өзгәләнеп елый.

Ә ачлыкның әле башы гына. Илдә 1921 елның көзе хөкем сөрә. Әмма амбарлар буш, гәрәбәдәй сары ашлык бөртекләре кермәячәк аларга. Авыл өстендә, борыннарны кытыклап, яңа пешкән икмәк исе таралмаячак.

Югыйсә, язын кырларда игеннәр әйбәт кенә тишелеп чыктылар. Инде күкрәп утырган алтынсу башакларга зур өметләр баглаганда гына, кара болыт булып, басуларга саранча ябырылды. Ил картлары үзара киңәшеп, кырда бер урынга бик зур чокыр казырга булдылар. Явыз корткычларны шунда куып китереп, өсләренә чыбык-чабык ташладылар да, ут төрттеләр.

Әмма шатланырга иртә булган икән. Икенче көнне давыллап кара болыт килеп чыкты һәм, зурайганнан-зурая барып, күк йөзен каплап алды. Шомлы гүләп, көчле гарасат салам түбәләрне кубарып атты, каралты-кураларны җимерде. Җирне, гүя, җиргә, күкне күккә орды. Аннары бозлы яңгыр булып, җир өстенә ябырылды. Иген басулары урынында кара туфрак торып калды. Берничә атнадан бу кырларны алабута басты. Аннары корылык башланды.

Картлар төрлечә юрап карадылар бу афәтне: саранчалар рәнҗеше дип тә, Аллаһ җибәргән сынауга каршы килгәнбез дип тә. Тик, ни дисәң дә, ил өстенә, ажгырып, төпсез авызлы ачлык килә иде.

Янында тормыш иптәше булса, Мәүгыйдә бу кадәр көенмәс-хафаланмас та иде. Берьялгызы дүрт бала белән калды шул. Габделкадыйры юктан гына якты дөньяны калдырып китте. Үкчәсенә кергән күгәргән кадак харап итте аны. Башта аягының шешүенә игътибар бирмәде. Хәле тәмам начарлана башлагач кына, ат җигеп, район үзәгенә дәваханәгә җыендылар. Әмма исән-сау барып җитү насыйп булмаган: Габделкадыйр юлда вафат булды. Табиблар каны бозылган, диделәр.

И-и, гомер, диген... Кызлардан соң бер-бер артлы ике ир бала тугач, һай, сөенгән иде ул. Ирнең соңгы сүзләре дә алар турында булды: "Зинһар, улларыбызны сакла, нәселебез корымасын".

Бичара хатын хәлсезләнгән улларына карый да, баш вата: ничек итеп аларны ач үлемнән алып калырга? Әле менә беркөн күрше авылдагы хатын сөйләнеп торды: Казанда балалар йорты бар икән, бик яхшы ашаталар, ди, анда, хәтта Әмерикәдән килгән ак күмәчләр дә эләгә, ди. Әлеге хатын үзенең сабыен шунда илтеп тапшырырга уйлый икән. Телисең икән, бергә барырбыз, диде.

Бик озак икеләнүләрдән соң, Мәүгыйдә, ниһаять, тәвәккәлләде. Аннары соңыннан улларын балалар йортыннан кире алырга була икән бит. Әйе,заманалар рәтләнеп китсә, шулай итәр.

Балаларына шушы теләген җиткергәч, өйдә бермәлгә шомлы тынлык урнашты. Аннары малайлар шыңшый башладылар: "Беркая да китәсебез килми безнең". Әмма калада аларны көтәчәк тук тормыш турында сөйләгәч,риза булдылар шикелле. Тик икенче көнне станциядә поезд көткәндә уйламаган хәл булып алды: борылыштан пошкырып килүче паровоз күренгәч, малайлар кирегә, авылга таба йөгерделәр. Мәүгыйдә чак куып тотты үзләрен.

Ниһаять, Казанга барып, балалар йортын эзләп таптылар. Сабыйларны урнаштыруның артык мәшәкате булмады. Хушлашу минутлары килеп җиткәч, Габделәхәте белән Галиәхмәте Мәүгыйдәнең итәгенә егәрсез куллары белән чытырдатып ябыштылар:"Әни, зинһар, ташлама безне, үзеңнән калдырма!" Мескеннәрнең кычкырып еларлык хәлләре дә калмаган, бары тик ялварулы күзләре мөлдерәмә яшь иде. Мәүгыйдәнең исендә алар гомергә шундый булып калдылар.

Вакыйгаларның дәвамын "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

фото http://boombob.ru/img/picture/Jul/08/93fb78ef84c825d251bc99c7704ce1c3/4.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев