18 август 2016 яңалыклары
-
Зур Кукмара һәм Күкшел авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Зур Кукмара һәм Күкшел авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Ришат Хәнәфиев, Илшат Рәхимуллиннарның хисаплары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды,...
-
Кулларына гипс салынган килеш концерт куйган Ришат Төхвәтуллинга ни булган?
Матбугат чараларында Ришат Төхвәтуллинның туган авылы Карамалы Гобәйдә узган концертына бинтларга уралып, кулларына гипс салынган килеш чыгуы турында мәгълүмат басылды. "Туймазы хастаханәсендә дәваланган җырчының үзендә көч табып, яраткан тамашачысына биргән вәгъдәсенә тугры калып, аларны хөрмәтләп, концерт бирүе батырлыкка тиң" дип язылган иде әлеге хәбәрдә. Җырчының хәлен "Шәһри Казан" газетасы да...
-
Ленар Сәйфиев сөйгән кызы белән аерылышкан
Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Без исә һәрнәрсәдән дә хәбәрдар булырга яратучы халык буларак, моның сәбәбен егетнең үзеннән сорадык. - Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, "Барс-медиа" компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап...
-
17 август көнне кукмаралылар да “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика акциясенә кушылды (фото)
Сайлау алды кампаниясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясе республика күләмендә шушы исемдәге патриотлык эстафетасын уздыра. Эш көне, атна уртасы булуга карамастан, Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданга халык шактый җыелган иде. Очрашуга Федераль Җыенның Дәүләт Думасына Идел буе бер мандатлы округыннан кандидат, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан...
-
Ташлы Елгада күңелле бәйрәм булды
Районыбыз авылларында бәйрәмнәр дәвам итә. Ташлы Елга авылында да бик күңелле бәйрәм - Кичке уен үткәрелде. Йөрәкләргә үтеп керерлек җырлар, дәртле биюләр, кызыклы уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
-
21нче ел балалары (булган хәл)
Ачтан шешенгән балаларын кызганудан Мәүгыйдәнең йөрәгеннән, әйтерсең, әрнеп-сызлап кан саркый. Балалары кечкенә түгел инде. Олысы Гарифә буй җитеп килә. Быел унҗиденче яше китте. Зурлар белән беррәттән эшли. Аннан кечерәк Хәнифә уникенче яше белән бара. Уллары Габделәхәт белән Галиәхмәткә ун һәм сигез яшь. Әйе, тормышны аңларлык инде алар. Тик ачлыкны һич...