Динар Абдуллин да Казанга эшкә чыгып киткән була. "Әллә кайдан күреп сәлам бирер иде. Шулкадәр шат күңелле, тормышны яратып яшәде. Без күршеләр генә идек. Бар тормышлары күз алдында булды. Бик яхшы егет иде. Япь-яшь килеш әрәм булды бит менә. Соңгы вакытта әнисе Рузия апа белән бергә яшәделәр. Тик бер атна элек кенә Казанга китеп эшкә урнашкан булган", - ди Лилия Мөхәммәтҗанова.
Рамил Насыйбуллин
"Ситроен" машинасын йөртүче Рамил Насыйбуллин турында әнә шулай диләр. "Казанда укыганда Рамил абыйга утырып еш йөрергә туры килде. Ул бик сак һәм тыныч йөртә иде. Әле ул әниемнең сыйныфташы да бит. Гаиләбезгә авыр хәсрәт килгәндә дә безне ташламады. Әнием бик каты авырганда Рамил абый аңа дарулар ташыды. Беркайчан да "юк" димәде", - дип сөйли Алинә Гаязова. Рамил белән бергә эшләүче дуслары да аны юксына. "Андый кеше башка юк ул. Сүзне тыңлый, кешеләрне аңлый иде. Мөгаен, тегендә дә шундый кешеләр кирәктер", - ди дусты Наил.
Әлеге автобуста 46 яшьлек Фәния Маннанова да була. Сабага кайтып баручы ханымның якыннары да авыр кайгыда.
Кечкенә кошчык
Раяз Шәрифуллин
Быел беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы Раяз Шәрифуллин да була ул автобуста. Әнисе Гөлнара, апасы Гүзәл төрле тән җәрәхәтләре алып исән кала. Раязны исә, табиблар ничек кенә тырышмасын, коткарып кала алмыйлар. Әнисенең алдында булган, диләр. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов та җиткергән иде. "Малай салон буйлап "очып" йөргән, - диде ул. - Ә бит уйлап карасаң, автобус артында утырган кешеләрнең исән калу мөмкинлеге зур булган. Әгәр бала махсус утыргычта булса, бәлки, исән дә калыр иде".
Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) травматология бүлегендә дәваланучы Гөлнара ханым әйтүенчә, ике баланы бер каеш белән генә эләктергәннәр.
"Үз балам да быел беренче сыйныфка бара. Улыма Казанга барып кәчтүм-чалбар алып кайттык. Әй, сөенде сабыем. Үземнекенә карыйм да Раяз өчен йөрәгем өзелә. Өченче көн рәттән дару гына эчеп торам. Мөгаен, алар да Казанга кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары алырга дип барганнардыр. Үз улымны кочаклыйм да елыйм. Ул ананың йөрәге ничек түзәдер", - ди әлеге гаиләне бөтенләй белмәүче, фаҗига турында интернеттан укып белгән Ландыш Бохарова.
Раязның апасы Гүзәлнең кулы сынган, әнисе Гөлнараның умрау сөякләре имгәнгән. Авариядә зыян күреп, РКХга җибәрелүчеләр арасында Алсу Шәкүрова да бар. "Безгә китерелгән пациентлар авария вакытын хәтерләми. Аларның барысына да операция ясалды. Хәлләре ярыйсы. Әмма аларга кан кирәк. Теләгән кешеләр кан тапшыра ала", - ди Республика клиник хастаханәсенең табиб-травматологы Рамил Салихов. Авариядә зыян күргән тагын бер кешене табиблар инде өенә кайтарып җибәргән. Шулай итеп, 26 июнь аның икенче туган көненә әверелде.
Әҗәлне - 200 сумга
Юл фаҗигасенә очраган ике машина йөртүче дә кагыйдәләрне бозган дип фаразлана. "Ситроен" микроавтобусы йөртүчесе 8 кеше урынына 9ны утырткан, өстәвенә тизлеге дә зур булган. Ә каршыга килүче "Хундай" хуҗасы алдагы машинаны узарга чыга. Ул да тизлек яраткан. Якыннарын югалткан кешеләр әле дә шок хәлендә. Хәер, бөтен халыкны тетрәндерде бу фаҗига. Җитмәсә, районда кешеләр бер-берсен яхшы белә. "Казаннан Сабага кайту 200 сум тора. Автобус җомга, шимбә, ял көннәре генә рейска чыга. Шунлыктан курка-курка гына таксистларга утырабыз инде. Алар бик кызу йөри. Әйтерсең, юл аларныкы гына. Алдагы биш машинаны берьюлы узу алар өчен берни түгел. Кеше гомере түгел, акча эшләү генә уйларында", - ди Сабада яшәүче Зөлфия ханым.
Әлегә бу фаҗигане тикшерү дәвам итә. Финарис Заһидуллинның юлга чыкканда йөрәге авыртканмы, әллә башка авыруы булганмы - билгесез. Монысын кан анализлары күрсәтәчәк. Тик ни дисәк тә, фаҗигагә тизлекне арттыру сәбәпче. "Хундай" хуҗасы 2015 ел башыннан авария булган көнгә кадәр 64 мәртәбә юл йөрү кагыйдәсен бозган. Барысы да тизлек арттыру белән бәйле. "Ситроен" йөртүчесе дә әкрен йөрмәгән, диләр.
Гомерләрне кайтарып булмый
Язма әзерләгән вакытта күп кенә кешенең фикерен ишетергә туры килде. Казан - Шәмәрдән юлында тәртип юк, диләр. "Машиналар кагыйдәләрне боза, узу тыелган җирдә дә куышалар, тизлекләре бик югары була. Бер-берсенә юл бирүләр сирәк күренеш. Ә юл кырыенда торучы ЮХИДИ хезмәткәрләрен елап эзләсәң дә табып булмый", - ди алар. Бу проблема ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнехановка да таныш икән. "Тиздән бу юлда контроль артачак", - диде ул. Камералар куелыр, инспекторлар пәйда булыр, гаеплеләр ачыкланыр, тик сигез кешенең гомерен генә кире кайтарып булмас.
Нет комментариев