4 июль 2016 яңалыклары
-
Район газетасына алдан язылу башланды
Хөрмәтле райондашлар! 1 июльдән 2017 елның беренче яртыеллыгы "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына алдан язылу башлана. Бу чорда 1 июльдән 31 августка кадәр газеталарга арзанрак бәягә - 564 сум 78 тиеннән, ә оешмалар 650 сум 70 тиеннән языла алачаклар.
-
Соңгы сәяхәт: “ВТ” хәбәрчесе 8 кеше гомерен өзгән авариядәге пассажирларның язмышын ачыклый (ФОТО)
26 июнь иртәсендә Казан - Шәмәрдән юлының 86 нчы чакрымында килеп чыккан юл һәлакәте бөтен Татарстанны тетрәндерде. Исегезгә төшерәбез, "Хундай" машинасы, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга да Казаннан Сабага кешеләр ташучы "Ситроен" микроавтобусына килеп бәрелә. Икесенең дә тизлеге югары була. Маңгайга-маңгай бәрелешкән машиналар тимер өеменә әйләнә, сигез кешенең гомере...
-
Иркутск өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычында булган 6 кешенең мәете табылган
1 июльдә Иркутски өлкәсендә юкка чыккан Ил-76 очкычы калдыклары бүген иртән Балыклы Уян торак пунктыннан 4 километр ераклыкта табылган. Анда 10 кеше булганлыгы билгеле иде. Аларның алтысының тән калдыклары һәм бер кара тартма табылган. Эзләү-тикшеренү эшләре әле дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: Иркутстки өлкәсендә янгын сүндерүдә катнашкан Ил-76 очкычы 1 июльдә...
-
Бүген эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтабыз
Татарстан халкы 5 июль көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә. Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел Ураза бәйрәме 5 июльгә...
-
Иртәгә районыбыз мәчетләрендә вәгазь иртәнге сәгать алтыда башлана
Гаеткә рәхим итегез! Хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез, саулык - сәламәтлек, тынычлык - иминлек, бәхет - сәгадәт телибез! Быелгы Рамазан гаете 5 июльдә билгеләп үтелә. Татарстан Диния Нәзарәтеннән килгән хәбәр буенча, Республикабызның барлык мәчетләрендә гает намазы бер вакытта - иртәнге сәг. 7дә укылыр. Кукмара районы мәчетләрендә...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады
-Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәт һәм рухи байлык артуга китерсен, - диелгән әлеге котлауда.
-
Кукмара районында 91 шофер правасыз калган
ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, быелның алты аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 91 шофер, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмичә йөргән 148 шофер тоткарланган. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез! Исерек хәлдә руль артына утыручыларга таләпләр катгый. Әгәр машина йөртүче бер ел эчендә исерек хәлдә икенче...