Шаһитләрне эзлибез
Кукмара районында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә хатын кыз һәлак булган
27 май көнне 10 сәгать 15 минутта Кукмара-Шәмәрдән юлының 30 чакрым + 790 метрында юл-транспорт һәлакәте була. “Форд Мондео” автомобиле Саба районының Шәмәрдән бистәсе ягыннан Балтачка таба хәрәкәт итүче ВАЗ-111130 автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә ВАЗ-111130 автомобиле пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була, ә әлеге машинаны йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча законлы һәм нигезле карар кабул итү өчен тикшерү эшләре алып барыла.
Әлеге вакыйганы күрүче яки нинди дә булса мәгълүматка ия булучы шаһитларны түбәндәге телефон номерларына хәбәр итүләрен сорыйбыз:
Кукмара районы эчке эшләр бүлеге - (84364) 2-65-34, дежур часть - (84364) 2-70-80.
фото: район ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев