Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Имин тәгәрмәч — 2025» республика конкурсында бүләкләргә лаек булды
Анда Татарстанның 58 районы һәм шәһәреннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары иң яхшылар исемен алу өчен ярышты.
Түбән Кама шәһәрендә «Имин тәгәрмәч — 2025» республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйге 20 майдан 23 майга кадәр «Кама Артегы» лагерендә узды. Анда Татарстанның 58 районы һәм шәһәреннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары иң яхшылар исемен алу өчен ярышты.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль гимназиясендә узды.
Конкурс йомгаклары буенча пьедесталның беренче басыкчын Балтач районы командасы алды. Икенче-өченче урыннарда — Казан шәһәре командалары.
Гомумкоманда зачетында Кукмара районының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы 5нче урынны алды.
Шәхси зачетта малайлар арасында 8нче урында — Илдан Шәфигуллин, 10нчы урында — Даниил Михеев. Кызлар арасында шәхси зачетта 6нчы урынны — Алия Минимуллина алды, 10нчы урынны Иллария Шәйдуллина алды.
«Тормыш иминлеге нигезләре» станциясендә Кукмара районының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы — икенче, «Велосипедта фигуралы йөрү»дә — алтынчы, «Автошәһәрчек»тә — бишенче, «Беренче медицина ярдәме күрсәтү»дә — өченче, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр»дә дүртенче урынны алды.
Шулай ук Кукмара районының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы «Бергәләп юл хәрәкәте иминлеге өчен» дигән иҗади бәйгедә Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев