Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган.

15 августта  8.00-10.00 сәгатьләрдә Кукмара районының «Кукмара-Шәмәрдән» автоюлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: куркынычсызлык каешын куймау – 9 очрак, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы –  2 очрак, ОСАГО полисы булмау, юлга чыгу өчен диагностик карта тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән килеш транспорт белән идарә итү – 1әр очрак.

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка урнаштырылган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
 

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ» 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев