Кукмарада «Тоннель» операциясе үтәчәк
Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.
19 гыйнвар көнне 09.00-11.00 сәгатьләрдә Кукмара шәһәренең Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 48нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк.
Кукмара районының Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев