Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы теркәлгән.

4 апрельдә 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Чернышевский урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Болар: укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (5 очрак), административ штрафны вакытында түләмәү (2 очрак).

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр тикшерүләрнең алга таба да уздырылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев