Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы теркәлгән.

20 сентябрьдә Кукмараның Гагарин урамында район дәүләт автоинспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы теркәлгән. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешын куймау (6 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве (2 очрак), документлар булмаган килеш, диагностик картасы билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән хәлдә, автомобиль тәрәзәсен тиешеннән артык каралтып, иминият полисы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү (1әр очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек кулану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган. 

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев