Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында яшь юл хәрәкәте инспекторларының 30 командасы көч сынашты

Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, тормыш иминлеге нигезләре, велосипедта фигуралы йөрү буенча һәм иҗади конкурста белемнәрен сынады.

Матур традиция буенча, Манзарас урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы үтте. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, тормыш иминлеге нигезләре, велосипедта фигуралы йөрү буенча һәм иҗади конкурста белемнәрен сынады.

«Әлеге бәйге 1998 елдан бирле балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан үткәрелә. Бәйгене үткәрү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтәсем килә, укучылар бигрәк тә велосипедта фигуралы йөрүдә һәм игътибарсызлык аркасында күп хаталар ясый», - диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы Фирдүс Фәхретдинов.

Манзарас урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, ЮИД командасы инспекторы Ландыш Борһанова бу юнәлештә күпләр өчен остаз дияргә була. Үзе яшь кенә, тик шул ук вакытта бик актив һәм зирәк укучы. «Хаталар һәр станциядә булырга мөмкин, мәсәлән, велосипедта фигуралы йөрүдә кегльле түгәрәкне үтү җиңел түгел, аны ялгышмыйча бик аз кеше генә уза ала. Без мәктәптә һәрдаим яктылыкны кайтаручы элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча рейдлар үткәрәбез. Каникуллар алдыннан укучылар белән тиешле әңгәмәләр һәм инструктажлар уздырабыз. Моннан тыш, район һәм республикакүләм семинарларда чыгыш ясыйбыз», - диде ул.

Бәйгедә катнашучылар тырыша-тырыша велосипедта йөрде, жюри әзерләгән сорауларга җавап бирделәр. Чара җанлы һәм күңелле атмосферада узды.

1 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы Җанат Саттарова икенче елын яшь юл хәрәкәте инспекторы булып тора. Аның өчен биредә иң җиңел сынау велосипедта фигуралы йөрү, ә иң катлаулысы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү булган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Манзарас мәктәбе

2 урын – 4нче урта мәктәп

3 урын - 1нче гимназия

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» - Югары Чура авылы мәктәбе

«Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре» - Зур Сардек авылы гимназиясе

«Велосипедта фигуралы йөрү» -  Олыяз авылы мәктәбе

«Тормыш иминлеге нигезләре» - Сәрдекбаш авылы мәктәбе

«Иҗади бәйге» - Манзарас авылы мәктәбе

«ЯЮИ отрядының иң яхшы җитәкчесе» конкурсында:

1 урын - Манзарас мәктәбе отряды (җитәкчесе Илшат Шәфигуллин)

2 урын - күппрофильле лицей отряды (җитәкчесе Ришат Шәйдуллин)

3 урын -1нче гимназия отряды (җитәкчесе Фәрхәт Гыйлаев)

Агитбригадалар конкурсына:

1 урын - Манзарас авылы мәктәбе

2 урын - 1нче гимназия

3 урын - 4нче урта мәктәп.

Ә Манзарас мәктәбе командасы бәйгенең Түбән Камада узачак республика этабында район данын яклаячак. 

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев