Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ксенон фаралар юк

Автомобильдә хәрәкәт иткән вакытта каршыңа көчле яктырткычлы машина килсә, руль артындагы кеше өчен аннан да начары юк. Беренчедән, бик нык күзне чагылдыра, икенчедән машина белән идарә итүне югалтып юл һәлакәтенә очравың да озак түгел. Сүз ксенон лампалар турында. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр...

Автомобильдә хәрәкәт иткән вакытта каршыңа көчле яктырткычлы машина килсә, руль артындагы кеше өчен аннан да начары юк. Беренчедән, бик нык күзне чагылдыра, икенчедән машина белән идарә итүне югалтып юл һәлакәтенә очравың да озак түгел.

Сүз ксенон лампалар турында. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр дә мондый лампаларны гадәти фараларда файдалансаң, бу нурларның бик нык таралуына китерә һәм автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, хәтта җәяүлеләрнең дә күзләрен чагылдыра.

ЮХИДИ инспекторларының сүзләренә караганда, соңгы вакытта автомобиль хуҗаларының гади фараларны ксенонга алыштыру очраклары күбәйгән, әмма кукмаралыларның берсендә дә ксенон юк.

-Үз белдегең белән ксенон лампаларны гына түгел, фараларны да кую тыела,- диләр алар. - РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.4 маддәсе, 1 бүлеге буенча автомобильләрнең алгы өлешенә юл йөрү кагыйдәләрендәге таләпләргә туры килмәгән яктырткычлар куйган өчен 2,5 мең сум штраф каралган. Әлеге кодексның 12.5 маддәсе, 3 бүлеге буенча 6-12 айга автомобиль йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Транспорт чараларының эксплуатациясе өчен җаваплы затларга 15-20, юридик затларга 400-500 мең сум штраф салына ала. Техник күзәтү узган вакытта да мондый фаралар законда таләп ителгәннәрне бозу дип санала. Әгәр заводта ук ксенонлы фаралар куелган булса, борчылар урын юк. Мондый очракта куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән була.

Ксенон фаралар турында автомобиль йөртүчеләр нинди фикердә икән?

Зөлфәт ЯГЪФӘРОВ, автомобиль йөртү тәҗрибәсе 10 ел:

-Ксенон фараларның уңай һәм тискәре яклары шактый. Ксенон тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава торышында куркынычсыз хәрәкәт итүне тәэмин итә. Андый лампалар юлны бик яхшы яктырта. Ә икенче яктан караганда, машинада барганда каршыңа ксенон куелган машина килсә, әлбәттә күзне чагылдырмый калмый. Үземнең автомобильгә томанга каршы фаралар куйдым, ксенонга да кызыгам, әмма штрафларның суммасы зур булганлыктан, шүрләтә.

Марат ХӘЙРУЛЛИН, руль артында 20 ел:

- Мин инде 20 елга якын федераль трассада йөрүче буларак, ксенонга тулысынча каршы киләм. MAZDA автомобиле тәбәнәк, аның фаралары асфальт юлга якын. Күзгә артык күп яктылык бирүче ксенон лампалы машиналар очраса аларга нәфрәтләнеп карыйм.

Самат ХӘБИБУЛЛИН, машина йөртү стажы 13 ел:

-Мин үзем тумышым белән Кукмарадан, әмма Яр Чаллыда яшим. Күптән түгел автомобилемә ксенон фаралар куйган идем, ЮХИДИ инспекторлары стандартларга туры килми, диделәр. Ксенон урнаштырганда фараларда махсус линзалар һәм омывательләр булырга тиеш икәнен беренче тапкыр алардан ишеттем. Штраф түләдем, фараны гадәтигә алыштыру өчен дә шактый акчам чыкты. "Бер рәхәтнең бер михнәте",- диләр бит. Матурга кызыгып гадидән коры кала күрмәгез!

фото: http://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара автомобильләр ксенон фара

erid: 2VtzqxWHLUk