19 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада 17 градус җылы булачак
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 20 майда, Кукмарада болытлы һава булуы көтелә. Көндез 15-17 градус җылы булачак. Сишәмбе, чәршәмбегә исә җылылык бераз кими, термометр баганасы 13-14 градустан артмаячак. фото: http://www.google.ru
-
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды. 15 ел элек оешкан дини гыйлем бирүче уку йортыннан быел 14 чыгарылыш чыкты. Мәдрәсәне 93 шәкерт тәмамлады, узган ел чыгарылыш укучылар саны 128 булган. Кукмара районының авылларыннан тыш, Киров өлкәсе, Мамадыш ягыннан да тәмамлаучылар бар. Шулай ук, 999 һәм 1000 нче "выпускник"ны билгеләп үттеләр. Алар...
-
Кукмарада ксенон фаралар юк
Автомобильдә хәрәкәт иткән вакытта каршыңа көчле яктырткычлы машина килсә, руль артындагы кеше өчен аннан да начары юк. Беренчедән, бик нык күзне чагылдыра, икенчедән машина белән идарә итүне югалтып юл һәлакәтенә очравың да озак түгел. Сүз ксенон лампалар турында. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр...
-
Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия ике хезмәттәшебезгә бирелде
"Хезмәт даны" газетасы редакциясе 2012-2013 еллар өчен газетаның беренче редакторы Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премияне түбәндәге авторларга бирергә булды: 1.Рузилә Закирова - матбугат ветераны. 2.Гөлҗофар Миңнеханова - редакциянең бүлек мөхәррире. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез.
-
Редакция коллективы матбугат ветераннарында кунакта
"Хезмәт даны" газетасының бер төркем хезмәткәрләре матбугат көне уңаеннан элекккеге коллегалары -журналистларның, корректорларның, тәрҗемәчеләрнең, техник хезмәткәрләрнең өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котладлар, хәл-әхвәлләрен сораштылар, бергә эшләгән чорларның истәлекләрен яңарттылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.
-
19 май - Татарстан матбугаты көне
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан матбугаты көне уңаеннан район газетасы редакциясе коллективын һәм хәбәрчеләрне бәйрәм белән котлады. Районыбызның хөрмәтле журналистлары, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, матбугат ветераннары! Сез район газетасында туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларын даими чагылдырасыз. Электрон матбугат чаралары тормышыбызга көннән -көн күбрәк үтеп керсә дә,...