Кукмарада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаганнар
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
19 февральдә 09.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамындагы 65нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 очрагы теркәлде. Алар арасында: 3се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 2се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — штрафның закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә түләнелмәве.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев