Кукмарада автоледи 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада автоледи 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән

Кыз көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт иткән

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 февраль көнне 15.06 сәгатьтә Кукмараның “Зилант” спорткомплексы янындагы җәяүле кичүендә юл-транспорт һәлакәте була. 

“Ундүрт”ле машинасын йөртүче автоледи көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итүче 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның уң як тез буынына зыян килгән.


Нет комментариев