Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында яшәүченең машинасына арест салынган

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән суд приставлары бергә рейд үткәрде.

22 февраль көнне Кукмара районында ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергә, административ штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау буенча, уртак рейд үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Рейд барышында Кукмара районы Лубян авылында яшәүченең «Ока» автомобиленә арест салыну турында акт төзелде. Димәк, штраф түләмәүчегә автомобиленнән файдалану хокукы тыела дигән сүз.

Мондый чаралар үткәрү бурычларын түләүдән качып йөрүчеләрне нәтиҗәле ачыкларга мөмкинлек бирә.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X