Кукмара районында автобус йөртүчеләргә контроль көчәйтелгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында автобус йөртүчеләргә контроль көчәйтелгән

Автоинспекторлар барысын да: документлардан алып, транспортның техник торышына кадәр тикшерә.

Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе «Автобус» профилактик чарасы үткәрә. Автобус йөртүчеләр тарафыннан килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максаты белән оештырылган акция 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тиешле документлары: транспорт йөртү таныклыгы, юл кәгазе, мәҗбүри иминият полисы һәм башкаларга, шулай ук төзек булмаган автобус белән юлга чыгучыларга аерым игътибар бирәчәк», — дип сөйләделәр район Дәүләт автоинспекциясендә.

фото: район Дәүләт автоинспекциясе

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев