Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия — 2024» конкурсы уздырылды
Конкурс теоретик һәм практик этаплардан торды.
Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия — 2024» конкурсы уздырылды.
Конкурс теоретик һәм практик этаплардан торды. Беренче этапта катнашучыларга компьютерда тест биремнәрен үтәргә кирәк иде, икенче өлештә егетләр автодромда автомобиль белән фигуралы йөртү осталыкларын күрсәтте.
Конкурс йомгаклары буенча 1 урын — Фиргать Нәҗметдиновка, 2 урын — Тимур Пановка, 3 урын Гаяз Рәхимҗановка бирелде.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» номинациясендә — Рөстәм Сафин, «Автомобильне фигуралы йөртү»дә Газинур Гарипов җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев