Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл иминлеге гаиләдән башлана: Кукмарада «Буыннар старты» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева сүзләренә караганда, катнашучылар 11 этапта гамәли һәм практик биремнәр үтәгән.

Манзарас урта мәктәбендә «Буыннар старты» республика бәйгесенең район этабы үтте. Анда гаилә командалары көч сынашты. Команда составында бала, әти-әни, өлкән буын вәкиле бар иде.

Чараны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге, дәүләт автоинспекциясе, мәгариф идарәсе, автомәктәп, 117нче янгын сүндерү-коткару часте, «Галактика» балалар иҗат үзәге оештырды. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева сүзләренә караганда, катнашучылар 11 этапта гамәли һәм практик биремнәр үтәгән.

«Бәйге барышында балалар, әти-әниләр, өлкәннәр беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, велосипедта һәм автомобильдә фигуралы йөрү, тормыш иминлеге нигезләре, янгын куркынычсызлыгы буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте», — дип билгеләп үтте Елена Владимировна.

Барлык этапларны узганнан соң, беренче урынга Әхмәдуллиннар гаиләсе чыкты. Икенче-өченче урыннарны Мостафиннар, Галимовлар гаиләләре бүлеште. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Елена Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев