Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

1 сентябрьдән ЮХИДИ штрафлары арта

Азык-төлек, кием-салым, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуына әкренләп ияләндек ахры инде. Бераз зарланышып алабыз да, тагын үз көебезгә яшәүне дәвам итәбез. Ә менә агымдагы елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына керәчәк үзгәрешләрне күргәч: "Бар икән күрәселәр!" - дими булдыра алмадык. Яңа төр ЮХИДИ штрафларының суммалары, ай-һай, саллы!...

Азык-төлек, кием-салым, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуына әкренләп ияләндек ахры инде. Бераз зарланышып алабыз да, тагын үз көебезгә яшәүне дәвам итәбез. Ә менә агымдагы елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына керәчәк үзгәрешләрне күргәч: "Бар икән күрәселәр!" - дими булдыра алмадык. Яңа төр ЮХИДИ штрафларының суммалары, ай-һай, саллы!

ЮХИДИдә тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт өчен бүгенге көнгә кадәр 300-800 сум түләсәк, 1 сентябрьдән штраф күләме 500-800 сум булачак. Ә инде әлеге төр хокук бозу кабатланган очракта, 5 мең сум штраф түләү яисә 1 айдан 3 айга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагу каралган.

Автомобильләрдә иминлек каешы куймаган, мотоциклларда исә мотошлемсыз хәрәкәт итүчеләр 500 сум урынына 1000 сум штраф түләячәк. Транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручыларга кесә янчыкларын 2500 сум урынына 5000-15000 сумга юкартырга туры килмәгәе.

Шулай ук транспорт йөртү хокукыннан азат ителгән хәлдә руль артына утыручылар да юк түгел. Алар бүгенге көндә ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган очракта 15 тәүлеккә кадәр административ арестта булып чыгалар яисә 5000 сум штраф түлиләр. Тиздән штраф суммасы 30000гә менәчәк, административ арест исә 15 тәүлеккә кадәр, мәҗбүри эш 100-200 сәгать булачак. Транспортны транспорт белән идарә итү хокукы булмаган яисә әлеге хокуктан азат ителгәннәргә тапшырганнар шулай ук 30000 сум штраф түләячәк. Тагын берничә атнадан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә рульдә йөрүчеләргә 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан азат ителү генә түгел, ә 30000 сум штраф та түләргә туры киләчәк. Әлеге очрак кабатланса, законда 50000 сум штраф түләү һәм 3 елга автомобиль руле белән хушлашу каралган. Транспорт йөртүне исерек кешегә бирсәң дә, нәкъ алда әйтелгән җәза чаралары (1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан азат ителү, 30000 сум штраф, кабатланса - 50000 сум штраф, 3 елга правасыз калу) каралган.

Тизлек яратучыларга да көн бетә, дисәк, һич ялгыш булмас. Тиешле тизлекне сәгатенә 80 километрдан арттырып җибәргәннәр 5000 сум штраф түләргә яисә 6 айга транспорт йөртү хокукыннан азат ителергә тиеш булачак. Светофорның тыю билгеләренә узу кабатланса да, 5000 сум штраф түләү яисә 4 айдан 6 айга кадәр җәяүле вазыйфасын башкару каралган.

Автомобильләрне махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган килеш транспортка балалар утыртучылар яңа закон нигезендә 500 сум урынына 3000 сум штраф түләячәк. Бер балалар кәнәфиенең 1,5-3 мең сум булуын исәпкә алсак, автомобильгә утыргыч алып кую күпкә очсызракка чыга түгелме соң?!

Шоферның исерткеч эчемлекләр кулланган-кулланмаган булуын ачыклау өчен медицина тикшеренүе узудан баш тартучылар га шулай ук 30000 сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан азат ителү каралган.

Автомобильдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшкән өчен әлегә кисәтү яисә 300 сум гына штраф иде, тиздән штраф суммасы биш тапкыр артып, 1500 сум булачак.

Штраф суммаларын күргәч, күз аллары караңгыланып китә. Аның каравы...

-Штрафлар зур булганлыктан, фаҗигаләр саны бераз кимер, юл хәрәкәтендә катнашучылар бер-берләренә карата игътибарлырак булырлар, дип өметләнәбез, - диләр ЮХИДИ инспекторлары.

Штрафлар белән тулысынча әлеге сылтама аша кереп таныша аласыз:

/images/stories/files/табл(1).pdf

фото: http://www.baikal-media.ru/news/society/index.php?PAGEN_2=4&PAGEN_3=9&PAGEN_1=139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk