16 август 2013 яңалыклары
-
Түбән Казаклар авылы мәчетендә вәгазь кичәсе була
18 августта кичке сәгать җидедә Түбән Казаклар авылы мәчетендә Кукмара үзәк мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Мөбарәкшинның вәгазь кичәсе була. Барлык авылдашларны, вәгазь тыңларга теләүчеләрне биредә көтеп калабыз! фото: http://otkrytkabest.ru/photo/142-0-4687
-
Яңа Комарда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды (+фото)
Яңа Комар авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге шәхси предприятиесе төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы катнашты. -Районыбызда социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Бу җирлектә дә узган ел Ош.Юмья урта...
-
1 сентябрьдән ЮХИДИ штрафлары арта
Азык-төлек, кием-салым, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуына әкренләп ияләндек ахры инде. Бераз зарланышып алабыз да, тагын үз көебезгә яшәүне дәвам итәбез. Ә менә агымдагы елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына керәчәк үзгәрешләрне күргәч: "Бар икән күрәселәр!" - дими булдыра алмадык. Яңа төр ЮХИДИ штрафларының суммалары, ай-һай, саллы!...
-
Район комиссиясе мәктәп, балалар бакчаларын тикшерә
Район советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Поч.Кучук, Княгор, Кенәбаш, Нырты, Төркәш, Шепшеңәр авылларында булып, мәктәп, балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пунктларының эшчәнлеген, яңа уку елына хәзерлеген тикшерде. Башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде....
-
“Игътибар – балалар!” акциясе башланды
Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук...