Кукмаралыларның бердәмлеге сокландыра
Бер-беребезгә ярдәм итеп, игелек күрсәтеп яшәү — иң зур байлыгыбыз.
Газета битләрен ачып укый башласам, халыкның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә төрле яклап ярдәм итүен күреп, күңелем нечкәреп китә. Яшьме ул, картмы — барысы да кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Кемдер кием җыя, кемдер кирәк-ярак юллый, нәрсәдер ясый, бәйли, балалар хәтта җылы хатлар яза.
Мин олы яшьтәге кеше буларак, күпне күрдем, күпне кичердем. Ләкин халыкның шулай берләшеп, авырлык килгәндә бер-берсенә терәк булуы һәрвакыт мине сокландыра. Безнең халыкның күңел җылысы көчле ул, аны бернәрсә дә сүндерә алмый. Бер-беребезгә ярдәм итеп, игелек күрсәтеп яшәү — иң зур байлыгыбыз.
Аллаһы Тәгалә барлык егетләребезне исән-сау кайтарсын, якыннарына сабырлык, ә безгә — бердәмлек һәм мәрхәмәтлек бирсен иде.
Газета укучы
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев