Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Аз тәэмин ителгән балалы гаиләләргә пособиене алганчы сират күпере үтәргә кирәк

Тиешле пособиене ала алмыйча, тегендә-монда чабып йөргән әниләргә нишләргә соң?

Соңгы елларда аз тәэмин ителгән балалы гаиләләргә пособие бирелә башлады. Ләкин шул тиешле акчаны алганчы сират күпере үтәргә кирәк. Ни өчен, дисезме? Чөнки социаль яклау бүлегенә тиз генә барып кереп булмый, дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып барырга кирәк. Сүз дә юк, без язылуга каршы түгел. Ләкин анда чират – бер ай–ай ярым чамасы. Ә иң кызыгы – социаль яклау бүлегенә барсаң, чиратта 2-3 кеше утыра. Белгечләрнең кабул итүдә кешеләре булмаса да, «Язылмаган кешене кабул итмибез», - диләр. Залдагы махсус аппаратта да «кабул итү тәмам» дигән сүзне генә укырга мөмкин. Ә бит шундый юк кына җитешсезлекләр аркасында күпме гаилә пособиесез кала.

Мәсәлән, бу айда пособиегә документлар тапшыра алмагансың икән, икенче айда инде хезмәт хакы күрсәтеләсе айларның исемлеге үзгәрә. Ул айларда ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә хезмәт хакың күбрәк булса, 6 айга пособиедән коры калырга да мөмкин. 

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләреннән: «Ни өчен мондый аңлашылмаучанлык соң?» - дип сорагач, «Бу дәүләт хезмәтләре порталы белән бәйле. Язылган кешеләр килергә оныталардыр, мөгаен», - диләр. Тиешле пособиене ала алмыйча, тегендә-монда чабып йөргән әниләргә нишләргә соң?

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk