Шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
Быелның 31 мартыннан "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында"гы 22.11.1995 елгы 171 санлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләрдә каралганча, шәһәр җирендә алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмаларның моның өчен мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган,...
Быелның 31 мартыннан "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында"гы 22.11.1995 елгы 171 санлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләрдә каралганча, шәһәр җирендә алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмаларның моның өчен мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган, авыл җирлекләрендә 25 квадрат метрдан да ким булмаган объекты булырга тиеш. Мондый шартлар булмаган очракта 31 марттан алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату рөхсәт ителмәячәк. Сәүдә объектларының мәйданнары шушы нормаларга туры килмәгән оешмалар 15 мартка кадәр лицензия бирүче органга үз эшчәнлекләрен туктату турында гаризалар бирергә тиеш. Кукмара районында мондый объектлар 10, аларның 4се Кукмарада, 6сы авыл җирлекләрендә урнашкан. Шулай ук 31 марттан шәһәр һәм авыл җирлекләрендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуда контроль-касса техникасын куллану мәҗбүри булачак.
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең
Арча территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев