Исегезгә төшерәбез: декабрьнең икенче яртысында Иркутск өлкәсендә 35-50 яшьлек кешеләр күпләп агуланды. Иркутск шәһәрендә киоск һәм павильоннарда косметик чара буларак сатылган, ванна чистарту өчен эшләнгән «Боярышник» (дүләнә) эчеп зыян күрүчеләрнең саны көннән-көн арта.
Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, әлеге сыекчаларның составында метанол булган. Метанол яки метил спирты кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. «Метил спирты кешене сукырайтырга да, үлемгә китерергә дә мөмкин. Аның белән бик сак эш итәргә кирәк», - ди КФУның Химия факультеты аспиранты Гүзәл Фатыйхова.
ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ - 9 ЛИТР
Бу мәсьәлә хәзер Татарстанда да аерым контрольгә алынган. Яңа ел каникуллары вакытында да республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе даими рәвештә рейдлар үткәргән.
- Әлеге чаралар республиканың бөтен районнарын диярлек колачлады. Быел без составында спирт булган сыекчаларны тикшерүгә аеруча зур игътибар бирдек, - ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов.
Статистикага күз салсак, Татарстанда 2016 елда законсыз сатылган 182 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция конфискацияләнгән. Ел дәвамында составында спирт булган 120 мең литр сыекча сатудан алынган. Бу - барлык продукциянең 60 проценты дигән сүз.
- Гомумән алганда, Яңа ел каникуллары вакытында 700 литр алкоголь һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Роспотребнадзорның аларны сату тыелуы турында карары чыккач, Татарстанда әлеге сыекчаларны сату очраклары күзәтелмәде диярлек. Өч районда составында спирт булган 9 литр продукция конфискацияләнде. Әлегә метанол белән агулану очраклары теркәлмәде, - ди урынбасар.
Мисалларга тукталсак, рейдлар вакытында Азнакай районында парфюмерия продукциясе, аерым алганда, ислемайлар сатылуы ачыкланган. Әлмәт районында да ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ислемай белән сату иткәннәр. Ә Саба районында берәү үз ишегалдында «фанфурик»лар сатып яткан. Әлеге гражданинга карата халык тарафыннан шикаятьләр шактый булган. Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары белән берлектә үткәрелгән махсус рейд вакытында 14 флакон сыекча конфискацияләнгән. Әйләнештән алынган һәр продукция буенча экспертиза үткәрелә.
БЕЛӘСЕҢ ИКӘН, ХӘБӘР ИТ!
Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2016 елның 23 декабреннән составында спирт булган, эчәргә яраксыз продукция белән сату итү тыелган. Бу чикләүләргә дарулар, тәрәзә чистарта торган сыекчалар, парфюмерия керми.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе дә составында спирт булган, эчәргә яраксыз продукция мәсьәләcен җитди контрольдә тота. Әлеге учреждение ваклап сату нокталарында продукция составында этил спирты 25 проценттан артык тәшкил иткән товарларга көн саен мониторинг уздыра. «11 гыйнвар мәгълүматлары буенча, мониторинг 1524 объектны колачлый. Нәтиҗәдә, шундый 1032 берәмлек продукция (барлыгы 199,9 литр) ачыкланды һәм сатудан алынды», - дип белдерә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.
Әгәр законсыз рәвештә шундый продукция сатучылар белән очрашасыз икән, Дәүләт алкоголь испекциясе «кайнар линия»сенә хәбәр итегез - (843)278-92-79. Әлеге номер тәүлек буе эшли. Шулай ук «Халык контроле»нә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәгълүматны аноним рәвештә дә калдыра аласыз.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 6 гыйнварына кадәр Татарстанда химик сәбәпләр аркасында 26 агулану очрагы теркәлгән. Декабрьнең соңгы атнасы белән чагыштырганда, бу - 2,4 тапкырга азрак. Алар арасында алкоголь һәм спиртлы сыекчалар белән агулануга бәйле 5 очрак та бар.
Нет комментариев