Кукмара тег белән яңалыклар
-
Кукмарада укулар оештырыла
Районның халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгүльлек үзәге эшсезләр өчен түбәндәге һөнәрләр буенча укулар оештыра: "ЭВМ операторы (1С ны кертеп:сату һәм склад", "Гамәли бухгалтер программаларын өйрәнеп бухгалтер ("1С предприятие", "1С хезмәт хакы һәм хезмәткәрләр белән идарә итү" һ.б. ларны кертеп)". Уку вакыты 1 ай. Уку бушлай. Стипендия һәм матди...
-
Лубянда су килүе артты
Лубянда Полевая, Гагарин, Молодежная һәм Смольная урамнарында су килү көчәнешен арттырдылар. Моңарчы җәйләрен сусызлыктан тилмергән халык хәзер җәй буе судан кирәгенчә файдалана алачак. Шулай ук Лубян-Алабуга юл трассасында тиздән автобус тукталышы барлыкка киләчәк. фто: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмара пенсионерларын өй туе көтә
Россия Пенсия фондының Татарстандагы Кукмара район идарәсе тиздән яңа биналы булачак. Берничә ел хуҗасыз яткан бинаны ике катлы итеп үзгәртеп кору эшләре тулы куәтенә бара. "Восток" ширкәте прорабы Рөстәм Хаҗиев ышандырырлык итеп әйтте: -Декаберь аенда тәмамланасы төзелеш эшләре вакытыннан алда башкарылачак. Азат Сабитов.
-
Район халкы яңгыр көтә
Иртәдән алып кичкә кадәр һәр көнне халык яңгыр көтә быел. Яшен яшьнәп, күк күкрәп яварга ымсындырып йөри дә, болытлар таралып, янә кояш кыздыра башлый. Бакчадагы агач-куаклар ышыгында да, иген басулары турында әйтеп торасы да юк - кул сыярлык булып җир ярыла. Киров өлкәсенең күршедәге Пенәгәр авылында Сабантуй узды. Яңгырсыз узганы...
-
Дуслык көнен билгеләп үтәбез
Бүген, 25 июньдә, илебездә дуслык һәм славяннарның берләшү көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм СССР таркалгач, 15 союздаш республика бер-берсен "онытмасыннар" өчен барлыкка килгән. Шулай ук, бу бәйрәмне Болгария, Польша, Чехия, Словения, Африка, хәтта Америкада яшәүче славяннар билгеләп уза икән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Универсиада уты җомга көнне Кукмара аша уза
28 июньдә Универсиада уты Кукмарага килеп җитә. Бу уңайдан иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 11гә кадәр төрле чаралар уздырылачак. Старт "Олимп" боз сараеннан бирелә, "Җиңү Паркы" каршындагы мәйданда төгәлләнә. фото: http://kazan2013.ru/ru/news_items/6882
-
Кукмарага Кытай һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез кайтты (+фото)
Районыбызга Кытай һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребез килеп китте. Алар Башкортстанның Туймазы районында узган авыл бәйрәме кысаларында Татарстанга сәяхәткә чыкканнар . Кунаклар арасында тамырлары белән Арпаяз авылыннан булган, хәзер Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче Сафия ханым Вәлиева да бар. Әлеге очрашу турында язманы "Хезмәт даны" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.
-
Кукмарада бер укучы өч фәннән дә БДИны 100 баллга бирде
Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Химиядән - 55, географиядән - 19, җәмгыять белеменнән - 215, әдәбияттан 22 егет-кыз БДИ тапшырган иде. Нәтиҗәләр билгеле. Химиядән 7 чыгарылыш укучысы имтиханда 100 балл туплаган. Болар Янил, күппрофильле лицей, Зур Сәрдек гимназиясе, Манзарас һәм Зур Кукмара урта мәктәпләре укучылары. Зур...
-
Кукмарада яшен циклоны йөри
Кичә районыныбызда көчле җил, яшенле яңгырлар булуы сәбәпле, күп кенә авылларда яшен сугулар күзәтелгән. Кешеләрнең электр приборлары, телефон, интернет линияләренә дә зыян килгән. Республика буйлап узучы әлеге яшен фронты һәм давыллы җил нәтиҗәсендә 19 районда, шул исәптән Кукмара районында да электр чыбыклары өзелде. Төгәлрәк әйткәндә, 69 торак пункты, 6746 йорт,...
-
Туембашта узган сабантуй һәм обелиск ачылудан фоторепортаж
Бу көнне Туембашта берьюлы ике бәйрәм узды: Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә обелиск ачылды һәм сабантуй бәйрәме гөрләде... Әлеге бәйрәмнең кызыклы мизгелләре турында тулырак "Хезмәт даны" газетасының 21 июнь саныннан укый аласыз.
-
Кукмаралылар җиләк җыя
Бакчаларда, тау битләрендә, аланнарда җиләкләр өлгерде. Бу көннәрдә бакча (виктория), каен, җир җиләкләрен сатучыларны базарда да күрергә була. Каен җиләгенең 5 литрлы чиләге 1800 сум тора. Алган кеше өчен кыйммәт кебек тоелса да, әлеге төр җиләкне җыю бер дә җиңел түгел. Әмма бер стакан каен җиләге ашасаң, үзеңә ел буена...
-
Кукмараның киез итекләрен Белоруссия белән Кытайда да беләләр
"Итек - Африкада да итек ул", - дисәләр дә, барган җиремдә белмәгән кешене очратмадым. Валёнак Белоруссиягә без "Татар яшьләре фестивале" уздырырга барган идек. Без дигәнебез биш студент, икебез Кукмара кызлары - мөнәҗәтләр башкаручы Рәмилә Сираҗетдинова (хәзер Исхакова) һәм мин. Кыш айларында поездда да җылы булыр дип, Рәмилә киез итек кигән...
-
Кукмарада юллар ремонтлыйлар
Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Кукмараның тимер юл переезды ябылды. Ремонт 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. фото: sof-stroy.ru
-
Кукмарада балаларның лагерьдан кайтасы килми
Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Бу көннәрдә кемдер авылда, табигать кочагында, ә кемдер лагерьларда рәхәтләнеп ял итәдер. Районда мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен инде июнь башында ук башлап җибәргәннәр иде, шушы көннәрдә "Нараткай" да беренче смена балаларын кабул итте. Ян күршеләребез - гимназиядә оешкан лагерьда быел 65 бала тупланган. Юл уңаеннан...
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
21 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк. Адресыбыз: Кукмара, Ленин урамы, 15 йорт, район Советы бинасы, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенен җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе. Нотариус Вәлиев Рафил...