Кукмара тег белән яңалыклар
-
Кукмарада 13 яшьлек балалар мотоциклда йөри
Җәй көне авыл халкы өчен иң уңайлы, ягулыкны иң аз сарыф итә торган транспорт, әлбәттә, мотоцикл. Әмма статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казаларга очраулар да нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле икән. Агымдагы елның алты аенда районда мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында 4 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 1 кешенең гомере өзелгән, ә 4се...
-
Кукмараның "Аргамак" командасы республикакүләм туризм ярышында өченче урынга чыкты
Әлки районының Базарлы Матак авылында инвалидлар арасында республикакүләм туризм ярышлары узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Валентина Борисова, Валерий Николаев, Илнар Сабиров, Динар Галимуллин, Нурислам Шәңгәрәев, Мөнир Гыймадиев, Ришат Шакирҗановлар җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. "Аргамак" командасын тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде. Кукмаралылар ярыштан өченче урын алып кайттылар. Котлыйбыз! фото: http://znanie.podelise.ru
-
Кукмараның күмәк хуҗалыкларында 10 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән
Күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 мең тоннадан артык печән, 12 мең тонна сенаж тупланган. 218 мең пар яфраказык, 10 тонна ярым дару үләннәре җыелган. Бу эшкә барлык оешма, предприятияләр дә үз өлешләрен кертә. Вахитов исемендәге, Урал, Восток, Агрохимсервис...
-
Кукмара китапханәсендә - яңа күргәзмәләр
Кукмара үзәк китапханәсендә наркоманиягә каршы "Наркомания - билгесезлеккә юл" дип аталган әңгәмә-күргәзмә узды. Бу атнада исә Кукмара балалар китапханәсе күргәзмәләргә бай булачак, алар 5 июльдән эшли башлый. Владимир Сутеевның тууына 110 ел тулуга багышланган "Күңелле вакыйгалар", Андрей Усачев тууына 55 ел тулуга багышланган "Шагыйрь-әкиятче", Петр Перцов тууына 80 ел тулуга...
-
Кукмарада "Кайнар линия" эшләячәк
10 июльдә, 10-12 сәгатьләрдә Татарстан Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" эшләячәк. Күчемсез милеккә хокукны һәм алар белән алыш-биреш итүләргә дәүләт теркәве үткәрү турындагы сорауларга бүлек җитәкчесе Люция Шәкертова, дәүләт җир контроле буенча сорауларга дәүләт җир инспекторы Ильяс Закиров җавап бирә. "Кайнар линия" телефоны: 8 (84364) 2-64-01. фото: http://pda.to62.rosreestr.ru
-
Мин ничек балыкчы булдым!
"Мине дә балыкка ал инде!" - дип, абыемны үгетли торгач, 7 яшьлек энемне ияртеп, беркөнне кич Уразай буасына юл тоттык. Җизниләр гаиләсе мине балыкка сугышка киткән кебек озатып калды. Бер төенчек ашау-эчү, җылы киемнәр, яңгыр яуса дип кулчатыр, резин сапоги, хәтта җылы одеял да биреп җибәрделәр. Балыкка баруым беренче тапкыр...
-
Кукмараның кайбер кибетләренә инвалидлар керә алмый - пандуслар юк
Район прокуратурасы инвалидларны социаль яклау өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде. Бу турыда безгә прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәр итте. Шәхси эшмәкәрләр Роза Николаева, Равил Степанов һәм Хәлимә Юнысоваларның "Зур Кукмара", "Орбита", "Гүзәл" кибетләре инвалидларга тоткарлыксыз керү өчен пандуслар һәм култыксалар белән җиһазландырылмаганнар. Әлеге җитешсезлекләрне бетерүне таләп итеп, прокуратура район судына мөрәҗәгать...
-
Кукмарада 35 градус эссе
Бу көннәрдә эсселек чын мәгънәсендә рекорд куйды: Кукмарада температура күләгәдә 35 градус булса, ачык урыннарда кырыктан артып китте. Белгечләр кызган кояш нурлары астында озак йөрмәскә, башны эшләпә яки яулык белән капларга кушалар. Хроник чирләрдән, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә даруларын үзвакытында кабул итү мөһим. Сусауны яшел чәй, минераль...
-
Район газетасына 8318 гаилә язылды
2013 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнде. Район газетасына 8318 гаилә язылды. Газета белән элемтәләрен өзмәгәннәре өчен "Хезмәт даны" газетасы редакция коллективы әбүнәчеләргә зур рәхмәтен белдерә. Редакция газетага язылучылардан килгән купоннарга призлар уйнатачак, аның нәтиҗәләре 12 июль санында биреләчәк. Газетага язылган һәркем купоннарын 9 июльгә кадәр редакциягә җибәрә...
-
Кукмарага Универсиада уты килде (+фото)
Бүген районыбыз Универсиада утын кабул итте. Әлеге ут Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага килеп җитү өчен 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалган иде. Беренче тапкыр Универсиада уты тантаналы рәвештә 1923 елда, Сорбонна университетында узган җәйге уеннарда кабынган булган. Инде 90 ел сүнмичә Җир шарын әйләнеп йөрүче әлеге ялкын бүген...
-
Кукмарада яңгыр яуды
Кичә Дусай, Шепшеңәр авылларында яңгыр явып бер сөендерсә, көчле җил түбә калайларын, шиферларын кубарып аткан. Шөкер, кешеләргә ул-бу булмаган. Бүген кичке якта Кукмарада да яңгыр явып үтте. Һавалар сафлангач, сулыш алулары да шундый рәхәт! Азат Сабитов фото: http://wetfield.livejournal.com/498020.html
-
Кукмара районында “Чыгарылыш кичәсе”ндә 33 укучыга алтын медаль тапшырылды (+фото)
Бу уку елында районыбыз мәктәпләрен 494 укучы тәмамлады. Шуларның 33е - алтын, 15е көмеш медаль ияләре. Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узган "Чыгарылыш кичәсе" тантанасында укучыларны, аларның әти-әниләре, мөгаллимнәрне, кунакларны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, алдынгыларга медальләр тапшырды. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Алтын медаль ияләре Күппрофильле лицей:...
-
Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирергә онытмагыз
Агымдагы елның 25 мартында Россиядә "Россия - 1" һәм Русс география җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче "Россия 10" мультимедиа конкурсы старт алды. Татарстан әлеге бәйгегә Кол Шәриф мәчетен һәм башка архитектура табигый объектларын тәкъдим итте. Кол Шәриф мәчетенең Идел буе округы буенча беренче унлыкка кереп, тагын да югарырак күтәрелергә мөмкинлеге бар. Моның...
-
Кукмарада узган "Кыр көне" республика семинар-киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты (+фото)
Бүген районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында агросәнәгать комплексы мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. "Кыр көне" дип аталган әлеге чарада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләрнең күргәзмәсе оештырылып, анда 50гә якын рәсми дилерлар 200 төрле техника тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә белән танышканнан соң, семинар кунаклары Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар....
-
Сабантуйлар дәвам итә, чираттагысы - "Тылсым"да
4 июльдә 10 сәгатьтә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен Сабантуй үткәрелә. Сезне Степан Разин урамындагы, 63нче йортта көтәбез. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch