Зур Сәрдек гимназиясендә «Тукай мирасы — гасырлар кайтавазы» дигән чара узды
Әдәби мозаика һәр катнашучыга Габдулла Тукай иҗаты дөньясына кагылырга һәм аның үлемсез мирасын саклауга үз өлешен кертергә мөмкинлек биргән онытылмас чарага әверелде.
Зур Сәрдек гимназия базасында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай мирасы — гасырлар кайтавазы» дигән әдәби мозаика үткәрелде. Бу вакыйга кунакларны, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, хезмәт укытучыларын берләштергән чын әдәбият һәм иҗат бәйрәменә әверелде.
Чара Габдулла Тукай әсәрләре буенча башкарылган кул эшләрен тәкъдим итүче күргәзмәдән башланды. Килүчеләр, бөек авторның шигърият һәм проза дөньясына чумып, аның иҗади мирасының байлыгы белән таныша алдылар. Аннан драма түгәрәгенә йөрүче укучылар «Шүрәле» әкиятен куйдылар.

Программа кысаларында өч иҗади остаханә эшләде:
- «Бөек шагыйрь мирасы»: мөгаллимнәр Тукай әсәрләрен укуда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, аның хисләрен һәм шигырьләренең тирәнлеген җиткерделәр.
- «Тукайга илһамланып»: катнашучылар Тукай иҗатыннан рухланып, шигырьләр иҗат итеп, үзләрен шагыйрь сыйфатында сынап карадылар.
- «Тукай геройлары эзләре буйлап»: укытучылар Тукай әсәрләренең тематикасын чагылдырган кул эшләре ясадылар.
Чара гимназия укучылары оештырган концерт белән тәмамланды. Алар Габдулла Тукай тормышы турында фильм төшергәннәр, тамашачыларга тәкдим итеп, югары бәя алдылар, шулай ук шагыйрь язган җырларны һәм шигырьләрне башкардылар. Бу финал Тукайның мәдәни мирасының әһәмиятен һәм аның хәзерге буынга йогынтысын ассызыклады.

Әдәби мозаика һәр катнашучыга Габдулла Тукай иҗаты дөньясына кагылырга һәм аның үлемсез мирасын саклауга үз өлешен кертергә мөмкинлек биргән онытылмас чарага әверелде.
Фото: Район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев