Түбән Үрәс, Важашур, Түбән Өскебаш, Кәркәүч җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде
Махсус комиссия оешып, башкарылган эшкә нәтиҗә ясый.
Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия бүген Түбән Үрәс, Важашур, Түбән Өскебаш, Кәркәүч җирлекләренә керүче балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә булып, җәй көне башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы һәм башкалар белән танышты.
«Быел районда мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатыннан, 6 эшче төркем булдырылды. Алар үз эшләрен 14 августта башлап җибәрде. Ә 18 августка тикшерү эшләре төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң махсус комиссия оешып, башкарылган эшкә нәтиҗә ясый. Анда бина, кабинетларның төзеклеге, бакча участокларының торышы һәм башкалар исәпкә алына», — дип аңлатты Равия Каримуллина.
Әлеге комиссия булган барлык мәгариф учреждениеләре дә яңа уку елына әзер: кабинетлар чиста, иганәчеләр, үзләренең, әти-әниләр ярдәме белән ремонт эшләре башкарылган, укучылар, укытучылар бергә-бергә бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. Районда республика, федераль программалар ярдәмендә дә мәгариф учреждениеләренә капиталь төзекләндерү өчен зур финанс мөмкинлекләр бирелә.
«Безнең төркем булган барлык мәгариф учреждениеләренең дә торышыннан канәгать, уку-укыту, тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Башка еллар белән чагыштырганда әзерлек күпкә яхшы. Авыл мәгариф учреждениеләрендә безне борчый торган бер генә проблема бар: ул да булса балалар саны кимү», — диде район башлыгы киңәшчесе.
фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев