Технологтан - җитәкчегә: Гөлнара Галимҗанова Кукмара тегү фабрикасында 32 ел хезмәт куя
Бүгенге көндә исә ул эксперименталь цех җитәкчесе булып эшли.
Кукмара тегү фабрикасының эксперименталь цех җитәкчесе Гөлнара Галимҗанова әлеге өлкәдә 32 ел хезмәт куя.
— Мин Кукмара икенче урта мәктәбендә белем алдым. Хезмәт дәресендә тегү остаханәсендәге машиналар яныннан китми дә идек. Сумкалар, алъяпкыч, хәтта юбкалар теккән вакытларны хәзер дә яхшы хәтерлим. Сыйныфташлар белән, бер-беребезне уздыра-уздыра, төрле фасондагы матурлык тудырдык ул чагында. Берничә кыз унберенче сыйныфтан соң Казандагы җиңел сәнәгать техникумына укырга кердек һәм диплом алгач, туган якка — тегү фабрикасына кайттык. Чөнки без, фабрика стипендиатлары буларак, биредә 5 ел эшләргә тиеш идек, — ди Гөлнара Нургаян кызы. — Хезмәт юлын башлаганга 5, 10, 20, хәтта 30 ел да тулып китте. Әмма монда калганыма беркайчан үкенмәдем, бүгенге көндә дә хезмәтемне яратып башкарам.
Гөлнара ханым белән аның тәүге тапкыр фабрикага эшкә килгән вакытларын да күңелдә яңарттык.
— Техникум белеме булганлыктан, безне технолог вазыйфасына билгеләделәр. Ул вакытта тегү цехында берничә төркем эшли иде. Безнең бурыч: хезмәткәргә (төркемнәрдә 30ар кеше) башкарыласы эшләрне тигез итеп бүлү. Кемдер өс киеменең якасын, кесә өлешен һәм башка өлешләрен тегә, җиңнәрен утырта, ә кемдер төймәләр тага, дигәндәй…
Тегү цехында операцияләр берсе артыннан икенчесе алып барыла. Монда тизлек тә, сыйфат та исәпкә алына, — ди ул.
— Яңа гына фабрикага килгән, тәҗрибәләре аз булган хезмәткәрләрне эш серләренә төшендерү дә технологларга йөкләнде. Яшь чак бит, үзебезнең дә энергия ташып тора. Рәхәтләнеп эшләдек, кайвакыт арып-талчыксак та, зарлануны белмәдек.
Берничә елдан әңгәмәдәшем фабрикадагы төп техник бүлектә инженер-диспетчер, аннары бүлек җитәкчесе дәрәҗәләренә күтәрелә, вазыйфа һәм бурычлары да арта. Бүгенге көндә исә ул эксперименталь цех җитәкчесе булып эшли. Аның кул астындагы кызлар җитештерүгә кертү өчен яңа модельдәге киемнәр әзерләү белән шөгыльләнә.
Конструкторлар балалар һәм өлкәннәр өчен кешене җәлеп итәрлек һәм шул ук вакытта уңайлы булган модельләр уйлап таба, дизайнер-рәссамнар компьютер программалары ярдәмендә бизәкләр төшерә, тегүче-лаборантлар башыннан ахырына кадәр киемне тегә. Шулай ук кисүчеләргә, өлгеләр җыелмасын әзерләүчеләргә дә эш җитәрлек.
— Кызларның барысы да тырыш, тәҗрибәле, һәммәсе үз хезмәтләренә җаваплы карый. Миңа алар белән эшләү бик рәхәт, — ди цех җитәкчесе. — Киңәшле эш таркалмый, диләр бит. Шуның өчен без дә 9 кешелек коллективыбызда бербөтен.
Гөлнара Галимҗанова, цех җитәкчесе буларак, бераз кырыс, җитди кебек күренсә дә йомшак күңелле ул. Биш яшьлек чагында әбисенең оекбаш бәйләргә өйрәтүен, шул вакыттан соң кул эшләренә тартылуын сөйләгәндә хәтта күңелләре үзгәрде аның. «Тегү белән бәйле барлык операцияләрне дә беләм, — ди ул. — Өйгә кайткач, вакыт булуга, машинам артына кереп утырам да бар дөньямны онытам. Чөнки тегү эше — минем өчен иң рәхәт ял».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев