Татарстанның Кукмара районында яшен сугудан сарай янып беткән
Янгын сүндерүчеләр утка торак йорт һәм мунчага күчәргә ирек бирмиләр һәм сүндерәләр.
Кукмара районында яшен нәтиҗәсендә сарайларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.
15 августта 16.16 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Өлге авылындагы хуҗалыкларның берсендә сарай януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр утка торак йорт һәм мунчага күчәргә ирек бирмиләр һәм сүндерәләр.
Нәтиҗәдә сарай һәм торак йортның фронтонына зыян килә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев