Татарстанлылар гыйнварда гадәттәгедән азрак аванс алачак
Гыйнвар аенда Татарстан халкында нибары 15 эш көне булачак, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә.
Озын Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкы гыйнвар аенда киметелгән аванс алачак. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Аванс та, хезмәт хакы да һәр конкрет айдагы эш көннәре санына карап исәпләнә. Аванс хезмәткәрләргә айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә бирелә.
Гыйнвар аенда Татарстан халкында нибары 15 эш көне булачак, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.
Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны икенче яртысына караганда күпкә азрак булганга, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акча хезмәт хакы итеп соңрак исәпләнәчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев