Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 188 очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 188 очрагы ачыкланган

Төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 31 514 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Татарстанда узган тәүлектә Сovid-19 коронавирусының 188 яңа очрагы теркәлгән. Инфекцияне биш кеше читтә, калганнары авырулар белән аралашудан йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Егерме биш кеше хастаханәгә салынды, 163 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән – чирне биредә 126 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның 17 очрагы билгеләнгән, ә Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — җидешәр. Республиканың 16 муниципалитетында инфекцияләнгәннәр барлыгы ачыкланды.

Шулай итеп, 2021 елның 4 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 31 514 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанда 25 771 кеше авырудан савыкты, шулардан 147 кеше узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.

Тулаем алганда, 1 652 023 татарстанлы коронавирустан вакцинация алды. Прививка ясатучылар саны көнгә  22 320 кеше булган. Республиканың 1 073 546 кешесе вакцинаның ике дозасын алган.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев