Нәтиҗәдә, кыз күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм шунда ук һәлак булган
Татарстанда «Лада» машинасын идарә иткән 19 яшьлек студент кыз зур тизлектә юл читенә төшеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«18 июльдә төнге икеләр тирәсендә Әлки районында Яңа Үргәагар – Иске Чаллы автомобиль юлының икенче чакрымында «Лада-Приора» машинасын идарә итүче 19 яшьлек кыз, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә юл читенә төшеп капланган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев