Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте
Узган тәүлектә республикада өч ир-ат һәм дүрт хатын-кыз ковидтан вафат булган.
Узган тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада барлыгы 781 кеше ковидтан үлде, дип яза «Татар-информ» МА.
«Үлем сәбәпләре аутопсия нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Коронавирустан 1941, 1946 һәм 1953 елгы өч ир-ат, 1940, 1944, 1949 һәм 1971 елгы дүрт хатын-кыз вафат булган.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев