Татарстанда бер үк көнне «зебра»да ике хатын-кызны бәрдергәннәр
Ике зыян күрүченең дә баш мие селкенгән.
Казанда бер үк көнне «зебра»да ике хатын-кызны бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Әйтик, кичә көндезге дүртләр тирәсендә ТЭЦ урамында «Шевроле» автомобилен йөртүче көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә 38 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бер сәгатьтән соң Мәскәү урамында тагын бер юл һәлакәте килеп чыккан. Биредә «БМВ» автомобилен йөртүче «зебра»да 29 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
Нәтиҗәдә, ике зыян күрүченең дә баш мие селкенгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175682/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев