22 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Мамадыш районында консервалар төягән “ГАЗель” һәлакәткә очраган (фото)
Авариядә имгәнгән машина йөртүчене Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
-
Кукмарадагы техника кибетен басучыларны тотканнар
Яшүсмер кибеттән 250 мең сумлык техника урлап чыккан.
-
Яшел Үзән районыннан Гөлназ Хәсәнова беренче балага пособиене юбилей алучы булды
Яшел Үзән районыннан яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлады.
-
Якташыбыз, Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин “Милли хәзинә” фестивалендә катнашты
Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төбәкара “Милли хәзинә” конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Студентлар һәм балалар арасында аерым үтә торган “Милли хәзинә” фестивале быел тугызынчы тапкыр үткәрелә.
-
Татарстанда бер үк көнне «зебра»да ике хатын-кызны бәрдергәннәр
Ике зыян күрүченең дә баш мие селкенгән.
-
Кукмаралыларны витаминлы җомга чакырабыз
23 ноябрьдә витаминлы подписка оештырачакбыз, чөнки урамда салкын, организмны витаминнар белән ныгыту өчен иң кулай вакыт. Газетаның яңа саны өегезгә мавыктыргыч яңалыклар алып килүенә, ә күчтәнәчләребезнең кәефегезне күтәрүенә ышанабыз. 2019 елда да бергә булыйк, район газетасына тугрылык саклыйк!
-
“Әни кешегә йөрәк парәсен кара җир куенына озатудан да авыр кайгыны күз алдына китереп булмый”, - дип әйтә улы юл һәлакәтендә үлгән Наилә Гайфетдинова
ВАЗ-2112 автомобиль шоферы, тиешле тизлекне сакламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә, җәяүлене бәрдерә. Ул караңгыда юл кырыеннан барган, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Җәяүле ике сәгатьтән соң, алган тән җәрәхәтләреннән район үзәк дәваханәсендә вафат була.
-
Кукмаралы кыйммәтле ислемайны эчәр өчен урлаган
Ир салмыш көе танышының йортына кергән һәм, хуҗаның өендә булмавыннан файдаланып, 1410 сумлык ислемайны урлаган. Ачкычны ул линолеум астыннан алган.
-
2018 елда Казанга 20 яңа трамвай кайтарылган
Соңгы өч елда республика башкаласына пассажирларны йөртү өчен берничә дистә яңа трамвай һәм троллейбуслар сатып алынган.