Татарстанда 30 градуска кадәр суыта
10 мартта Татарстанда аязган вакытта һава температурасы нольдән 25-30 градус түбән булачак.
Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстан башкаласында һава температурасы 25 градус салкын булачак. Бу хактагы кисәтү хәбәрен Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе таратты.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 10 мартта Татарстанда урыны белән 25-30 градус салкын булачак, шулай ук томан төшүе көтелә, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев