Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кукмара районына эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясе, йокы корпуслары белән танышты, шулай ук ял итүчеләр, уку алдынгылары, спортчылар белән аралашты.

Бүген Кукмара районына эш сәфәре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ул иң элек Камышлы урманы буенда урнашкан, капиталь төзекләндерүдән соң яңа сулыш белән эшли башлаган «Нараткай» лагерендә булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләүче Тимур Сөйләманов,ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм башкалар озата йөрде. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Лагерьда капиталь төзекләндерү узган елның язында башланган иде. Бер ел эчендә төзүчеләр «Нараткай»ны танымаслык хәлгә китерде. «Урман», «Күл», «Кояш», «Күк» дип исемләнгән йокы корпуслары әллә каян балкып, үзләренә дәшеп тора, медицина, контроль-үткәрү пункты — һәммәсе яңа, заманча җиһазландырылган. Яңа корпуслардан хәтта чыгасы да килми. Бүлмә идәннәре җылытылган, бәдрәф һәм душ та шунда. Территориядәге тәртип, чисталык, матурлык, төзеклек күзгә ташлана. Кече архитектура формалары, тротуарлар, уен һәм спорт мәйданчыклары — һәммәсе дә балалар өчен. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясе, йокы корпуслары белән танышты, шулай ук ял итүчеләр, уку алдынгылары, спортчылар белән аралашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Лагерьның 600гә якын баланы кабул итәргә мөмкинлеге бар. Биредә һәр смена алдан төзелгән программа буенча эшли. Анда мәдәният-сәнгатькә дә, юл йөрү кагыйдәләренә, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга да урын бирелә. Лагерь программасы шулай ук квест, интерактив уен һәм башкаларны да үз эченә ала.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре «Нараткай» лагереннән башланды

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев