Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының казанышларын югары бәяләде

Кукмара районына эш сәфәре вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсендәге инвестиция проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Поч. Кучук авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче «Гаврилов» исемендәге сөтчелек комплексында булды. Автоматлаштырылган савым заллы әлеге комплекс 1500 терлеккә исәпләнгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның казанышларын югары бәяләде

Хәзерге вакытта комплекста 1337 савым сыер бар. Ел ахырына аларның санын 1500гә җиткерергә планлаштыралар. Биредә көн саен 23 тонна сөт җитештерелә, киләчәктә алар 44 тоннага чыгарга ниятлиләр. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым 33,3 литрны тәшкил итә. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның казанышларын югары бәяләде

Алга таба Татарстан Рәисе 4800 малга исәпләнгән сөт-товар фермасының төзелеше белән танышты. Проект 2028 елга кадәр дүрт этапта тормышка ашырылачак. Хәзерге вакытта 1200 сыерга исәпләнгән мал торагы, 50 урынлык савым залы, бозаулату бүлеге, су башнясы, вакытлыча керү-чыгу юлы ясау, яктырткычлар кую эшләре алып барыла. Төзелешнең беренче этабын бу елның ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның казанышларын югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов районның оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән дә танышты. 

Аграрийлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында узган сөйләшү барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның казанышларын югары бәяләде, Кукмараның бик күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы булуын билгеләп үтте, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга да тукталды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның казанышларын югары бәяләде

«500 тонна тәүлеклек савымга чыгып, рекорд куйдыгыз. Районның үсеш өчен потенциалы зур. Алга таба да барлык проект һәм программаларны тормышка ашыру өлкәсендә эшләргә, куелган максатларга ирешергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев