Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районыннан күп балалы гаиләне «Ата-аналар батырлыгы» медале белән бүләкләде

Ирина Петровна һәм Юрий Александровичлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы гаиләләрен «Ата-аналар батырлыгы» медале белән бүләкләде.

«Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата-ана дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Сезнең гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Бүләкләнүчеләр арасында Кукмара районы Югары Күзмис авылыннан Искәндировлар гаиләсе дә бар иде. Ирина Петровна һәм Юрий Александровичлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Лаеклы итеп җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли һәм тәрбияләгән гаиләләргә бүләк быел беренче тапкыр тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X