Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиянең телевидение һәм радиотапшырулар челтәре 25 еллыгын билгеләп үтә

2009 елның маеннан башлап Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ), филиал буларак, РТРЧ структурасына керә.

Быелның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе (РТРЧ) үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. 

Россия Президенты Указы белән 2001 елда төзелгән, система барлыкка китерүче предприятие 79 радиотелеүзәкне бердәм җитештерү-технологик комплекска берләштерә һәм элемтә өлкәсендә табигый монополия булып санала.

2010 нчы елларда РТРЧ, «Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү» федераль максатчан программасы чараларын уңышлы гамәлгә ашырып, дөньядагы иң эре цифрлы эфир телечелтәрен барлыкка китерде. Бу челтәр 140 меңнән артык торак пунктта яшәүчеләрнең 98,6%ын абонент түләвеннән башка гына ирекле файдалана алырлык 20 телеканал һәм өч радиостанция белән тәэмин итә. 

РТРЧ яңа хезмәтләр һәм сервислар кертә. Предприятие инфраструктурасы гражданнарны интернет һәм мобиль элемтә, гадәттән тыш хәлләр турында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү өчен дә кулланыла. 540-метрлы Останкино манарасы предприятиенең флагманы булып кала бирә, ул Россиядә һәм Европада иң югары корылмаларның берсе булып тора.

Предприятиедә төзелгән күмәк килешү элемтә тармагында берничә тапкыр иң яхшысы дип танылды. Аның яңа редакциясенә хезмәткәрләр өчен Россия Федерациясе Хезмәт кодексында каралмаган 30дан артык социаль ташлама кертелгән. 

2009 елның маеннан башлап Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ), филиал буларак, РТРЧ структурасына керә. 

Татарстан Республикасы филиалы республика халкының 99,3 %ын сыйфатлы күпканаллы телерадиотапшырулар белән тәэмин итә. Цифрлы телечелтәр федераль программаларны гына түгел, «Татарстан» ДТРК» төбәк блокларын «Россия 1», «Россия 24» телеканалларында һәм «Радио России» радиоканалында, ә «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ-Татарстан) региональ телеканалын ОТР телеканалында трансляцияләүче 87 тапшыру станциясен үз эченә ала.

Республика халкының 83,3%ы «Радио России + Радио Татарстана» радиопрограммалары, 62,2%ы – «Маяк” радиосы» һәм 62,2%ы «Вести FM» радиопрограммалары белән тәэмин ителә

 2000 елдан предприятие «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ программалары өчен аналог телерадиотапшырулар челтәрен булдырды һәм аның эшләвен тәэмин итә. 

2012 елның 1 мартында Россиядә беренче тапкыр Казанда DVB-Т2 стандартында 1нче цифрлы программалар пакеты, ә 2013 елның 26 июнендә, шулай ук Россиядә беренче тапкыр, эфир телевидениесенең 2нче цифрлы пакеты трансляцияләнде. 

РТРЧ технологик комплексы импортны алыштыру курсы нигезендә даими рәвештә яңартылып тора. «Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге» РТРЧ филиалы 2024 – 2025 елларда Татарстан Республикасы территориясендә эфир телетапшыргычларын цифрлыга алмаштыру программасын үтәде. 1 нче мультиплекста барлык 87 тапшыргычлар алыштырылды.

2024 елда Радиотелетапшырулар үзәге манарасына медиафасадлы яңа яктырткыч урнаштырылды, хәзер инде манараны республика башкаласының визит карточкасы дип санарга мөмкин. 

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең 25 еллыгы ул – безнең адымлап илнең бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру тарихы. Татарстандагы филиал зур системаның бер звеносы гына түгел: без көн саен сигналның һәр йортка, хәтта иң ерак авылларга да барып җитүе өчен җаваплы. Мин командабызның бу зур һәм мөһим эшкә үз өлешен кертүе белән горурланам», – ди Татарстан филиалы директоры Якимов Владимир Николаевич. 

Филиал объектларында радиотехник җиһазлар урнаштырылган, алар аша 10 Россия һәм төбәк радиокомпаниясе программалары, кәрәзле элемтә операторларының 140 база станциясе трансляцияләнә.

 «Татарстан Республикасы РТТҮ» филиалы базасында телерадиотапшырулар музее булдырылды, анда ел саен мәктәп укучылары, студентлар һәм республика гражданнары була.

Предприятие берничә тапкыр РТРЧның иң яхшы филиалы дип танылды. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үзенең котлавында РТРЧ сыйфатлы һәм өзлексез телерадиотапшырулар белән тәэмин итүдә тоткан урынын билгеләп үтте. 

Юбилей алдыннан Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстан Республикасы филиалы коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада телерадиотапшыру чараларын үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеше кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәис Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.

Фото: Рамил Гали/  «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев