Россия Президенты 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте
2025 ел Ватанны саклаучыларга һәм 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Бу хакта ул икътисад өчен кадрлар әзерләүгә багышланган Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Безнең илдә 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тиешле указга кул куйдым», – диде Путин.
2025 ел Ватанны саклаучыларга һәм 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев