Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор Татарстанда битлек режимын бетерү тәкъдимен карый

Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.

«Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X